Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Якыныбызның урыны җәннәт түрләрендә булсын

Тәкъдиргә язганны узып булмый...

Быелгы салкын кара көз безнең гаиләгә зур кайгы алып килде: кадерле кешебез Хәкимов Марат Зиннур улы вафат булды.

Яшьләй әти-әнисез калган, үзеннән кече дүрт туганын үстереп кеше иткән, олы тормышка әзерләп озаткан, гомер буе барлык туганнарына терәк, ярдәмче булган бик киң күңелле, олы җанлы иде ул.

Гаилә корып, үз  тырышлыкларыбыз белән яхшы йорт-җир җиткердек. Капкабыз һәр туганыбызга да һәрчак ачык булды.  Марат нинди генә эштә эшләсә дә, хөрмәтле, сабыр, эшчән иде. Бик бала җанлы әти булды.

Тәкъдиргә язганны узып булмый: соңгы елда күпме дәваланулар да, өметләр дә, хыяллар да чынга ашмады. Марат авырганда хәлен белешеп торган, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән, соңгы юлга озатышкан һәр авылдашыбызга, мәчет картларына, әби-апаларга, күршеләргә, һәрберебезнең класс-ташларыбызга, хезмәттәшләренә, дусларга, туганнарның һәммәсенә олы рәхмәт белән баш иябез.

Район башлыгы Рамил Нотфуллинга, «Арбор» хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Баязитовка ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Көзге яңгырларга кушылып аккан күз яшьләребез аша кылган догаларыбыз ирешсен: якыныбызның урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Хатыны Эльмира, улы Айрат, кызы Алия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев