Ял көннәрендә Татарстанда бик нык кыздырачак
Ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр кыздырачак.
Бу атна ахырында эссе, кыска вакытлы яңгырлы һава торышы вәгъдә иткәннәр.
Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез +29 градуска кадәр җылытачак. Кыска вакытлы явым-төшемнәр, яшен булырга да ихтимал. Җил секундына 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә +5...+10 градус, көнчыгыш районнарда +15 градус җылы булачак.
Шимбә төнлә +9...+14 градус, көндез +24...+29 градус җылы фаразлаганнар. Урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр ихтималы да бар.
Якшәмбе яңгыр вәгъдә итмәгәннәр, көндез +30 градуска кадәр эссе көтелә. Киләсе атна башында да чын җәйге һава торышы булачак. 3 һәм 4 июнь көннәрендә көндез +31 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев