Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа елның төп җиләк-җимеше — мандарин. Аны ничек сайларга?

Сатуда мандарин гибридлары да бар.

Мандарин куе кызгылт сары төстә, тапсыз, тыгыз булырга тиеш. Әгәр кабыгы тырнак белән җиңел тишелә, йомшак икән, димәк, ул чери башлаган. Төсе ачык кызгылт сары мандарин әчерәк санала. Мандариндагы яфраклар сыйфат билгесе түгел.

Испан мандарины — баллы, яхшы чистартыла.
Төркия мандарины — эре, әчкелтем, орлыклы.
Марокко мандарины — кабыгы юка, бик баллы, орлыгы күп түгел.
Грузин мандарины — әчкелтем-баллы, вак, җиңел чистартыла.
Абхазия мандарины — экология ягыннан иң чистасы санала, чөнки химикатлар аз кулланыла. Хуш исле, әчкелтем-баллы, җиңел чистартыла.
Израил мандарины — баллы, юка кабыклы, җиңел чистартыла.
Кытай мандарины — сусыл, әчкелтем-баллы. Химикатлар күп кулланыла, аллергия, хроник авырулары булган кешеләргә зыянлы.

Сатуда мандарин гибридлары да бар

Танжерин (мандарин һәм помелоның табигый кушылмасы) — мандариннан кечерәк, кызгылт сары, орлыксыз.

Клементин (мандарин һәм королек әфлисуны кушылмасы) — ачык кызгылт сары төстә, орлыклары бар, җиңел чистартыла, баллы, әмма мандарин кебек үк хуш исле түгел.

Минеола (мандарин һәм грейпфрут кушылмасы) — сабак очында кабарып торган урыны бар, авыррак чистартыла, аның каравы баллы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев