Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгын вакытында нинди номерга шалтыратырга?

Балтач һәм Кукмара районнарының өлкән инспекторы янгын булган очракта кайда, ничек шалтыратасы икәнен анлатты

Теләсә нинди янгын һәрвакыт оператив һәм җайга салынган очракта гына җиңеп була торган бәла булды һәм бу шулай булып кала да.

Янгынны шунда ук күреп, стационар телефоннан «01» яки кәрәзле телефоннан «101» һәм  «112» ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына шалтыратырга кирәклеге турында беләләр, әмма паникага бирелеп, күпләр моны эшләргә оныталар.

Янгын белән бәйле стресслы хәл вакытында күпләр үз адресларын да, телефоннарын да, хәтта исемнәрен дә оныталар. Моны булдырмас өчен, мөһим булган телефон номерлары телефон аппараты янында беркетелергә тиеш.

Онытмагыз, янгын вакытында минут һәм хәтта секунд бик мөһим, шуңа күрә монда бернинди паника да булырга тиеш түгел. Үзегез өчен куркынычсыз урында булгач, шунда ук янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын