Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгыннан чыгып котылган ана белән баланың хәле ничек?

Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә янгын вакытында исән калган малайның хәле турында сөйләделәр.

Табиблар Питрәч районында янгыннан чыгып котылган ана белән баланың хәле турында сөйләде Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә Питрәч районындагы Яңа Шигали бистәсендә янгыннан чыга алган ана белән баланың хәле турында сөйләделәр.

«Хатын-кызның хәле тотрыклы авыр. Аның умыртка сөягенә зыян килгән, аны операциягә әзерлиләр», – дип ачыклык керттеләр клиниканың матбугат хезмәтендә.  

Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә шулай ук янгын вакытында исән калган малайның хәле турында сөйләделәр.  

Баланың хәле тотрыклы, аңа кислород бирү аппараты куелган, малай аңында.  

«Татар-информ» Яңа Шигали авылында иртә белән йорт януын хәбәр иткән иде. Янгында әти кеше һәм өч кыз бала һәлак булган. Әниләре кечкенә малай белән янгыннан котыла алган. 

чыганак

Фото: Фрипик.ком

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын бала ана