Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшел утлар балкып торсын барасы юлыгызда!

Һөнәри бәйрәм

Ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобиль йөртүчеләр көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта әлеге бәйрәм барыбызга да диярлек кагыла, чөнки һәр гаиләдә руль белән идарә итүчеләр бар, хәтта бер генә түгел, берничә дә булырга мөмкин. Кайберләре шул ук вакытта районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, оешма-предприятиеләрдә, учреждениеләрдә хезмәт куя, алар районыбызның икътисадын тотрыклы итү, тормыш-көнкүрешен, социаль хәлен камилләштерү өчен һәрчак руль артында. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 300ләп шоферыбыз өстәлләребезнең муллыгын кайгыртып, тир түгә. «Балтач сөт-май комбинаты»нда – 21, «Агрохимсервис» җәмгыятендә 22 шофер игелекле хезмәттә. «МДСУ» оешмасында 46 шофер елның теләсә-кайсы фасылында, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында еракларга кадәр юл гизеп эшләргә сәләтле. Районыбыз тормыш-көнкүрешебезне бәрәкәтләндереп торучы уңган-булган шоферлары белән, чын мәгънәсендә, горурлана ала. Барлык машина йөртүчеләрне дә Автомобильчеләр көне белән тәбрик итеп, һәрберсенә дә, шагыйрьләрчә, яшел утларбалкып торсын барасы юлыгызда, диясе килә.

 

Вакыйф Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев