Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Яшьләрне торак белән тәэмин итү» программасы эшләп килә

Әлеге программада катнашучы гаилә Татарстан Республикасының теләсә-кайсы почмагында йорт төзергә яки фатир сатып алырга хокуклы

Районыбызда яшь гаиләләрнен торак шартларын яхшырту максатыннан, «Яшьләрне торак белән тәэмин итү» программасы эшләп килә.

Бу программада катнашунын төп шарт булып ир белән хатынга 35 яшь тулмаган, гаилә яши торган торак 18 кв. метрдан артмаска, ипотека кредиты алган очракта түләп барырга мөмкинлеге булырга тиеш.

Әлеге программада катнашучы гаилә Татарстан Республикасының теләсә-кайсы почмагында йорт төзергә яки фатир сатып алырга хокуклы.

Механизмы: беренчел, икенчел базарларда торак сатып алуга, төзелеш подряды шартнамәсе аша йорт төзүгә, ипотека кредитын (исәпкә куелганнан соң алынган) каплауга яшь гаиләгә торак хакыннан 30% (баласыз гаиләләргә) яисә 35% (балалы гаиләләргә) күләмендә түләүсез субсидия бирү.

Өстенлек чиратка өч һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләргә бирелә, шулай ук балалары булган тулы булмаган гаиләләр (бер ата-ана) катнаша ала.
Барлык мәгълүматлар буенча сорауларны 8(84368)2-45-96 номерына шалтыратып яки район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә (221 бүлмә) мөрәҗәгать итәргә була.

#ЖильеМолодымРТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йорт