Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшүсмерләр балалар бакчасын талаган...

Алар тоткарланганмы?

Учалы районы суды 16 һәм 17 яшьлек ике яшүсмергә балалар бакчасын талаган өчен хөкем карары чыгарган, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

Агымдагы елның июнендә яшүсмерләр Ураз авылындагы балалар бакчасына подвал ишеге аша кергән. Арытаба алар учреждениедә булган сейфтагы акчаны алган. Ләкин егетләр тоткарланган.

Алар үз гаебен таныган һәм кылган гамәлләре өчен гафу үтенгән. Суд бер яшүсмерне 6 айга иректән мәхрүм иткән, чөнки ул моңа кадәр дә мондый гамәлләрне кылып, җаваплылыкка тарттырылган булган. Икенче яшүсмергә тәрбия йогынтысының мәҗбүри чаралары билгеләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев