Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җиде авариядә исән калган һәм...

InTrend.Today  хәбәр итүенчә, дөньядагы иң бәхетле, уңышлы кешеләрнең берсе ул Фране Селак. Ул Хорватиядә яши. Туксан яше тулган. Биш тапкыр өйләнгән, соңгы җәмәгатенә җитмеш тә юк әле.

Элекке музыка укытучысы 1962 елда беренче фаҗигагә тарый. Ул утырган поезд, рельстан чыгып китеп, тау астындагы елгага барып төшә. Фране югалып калмый, йөзеп чыга, үзе белән бер купеда барган кызны да коткара. 17 кеше һәлак була.

Бер елдан соң ул утырган самолетның кинәт ишеге ачылып китә һәм пассажирлар берәм-берәм аска оча. Селак исә җайлы гына печән чүмәләсенә килеп төшә. Самолеттагы 60 кешенең 2се генә исән кала.

Ул тагын биш тапкыр автомобиль авариясенә тарый. Берсендә аны автобус бәрдерә, икенчесендә машинасы янып китә... Соңгысында машинасы упкынга тәгәрәгәндә ул яшен тизлеге белән салоннан чыгып өлгерә һәм юл читендәге агачка ябышып кала...

2002 елда Фране лотерея билетына 1 миллион доллар ота. Бу - Хорватия тарихында беренче очрак. Акчасын ул якыннары белән бүлешкән, дип яза Кызыл таң.

Фото: Социаль челтәрдән

Автор: Идрис Саитгалеев

matbugat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев