Җиде ай чүп-чар астында яткан
Иске бинаны сүткәндә коточкыч табышка юлыкканнар. Анда бер ирнең мумиягә әйләнгән гәүдәсе табылган.
Уфада бинаны сүткәндә коточкыч табышка юлыкканнар. Анда бер ирнең мумиягә әйләнгән гәүдәсе табылган. Гәүдә шәһәрнең төньяк өлешендә ташландык йортларның берсендә табылган. 11 майда эшчеләр иске баракны сүтәргә керешә, һәм төзелеш чүп-чары астында мәет таба. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бу ир сукбай булган һәм аның мәете йорт җимереклекләрендә җиде ай тирәсе яткан. Билгесез ирнең җәсәдләрен суд-медицина экспертизасына алып китәләр. Хәзер экспертлар аның үлеменең сәбәпләрен ачыклый, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
Автор: Резеда Галикәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев