Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җиде кешене үлемнән сигнализация саклап калган

13 июль көнне Кукмара районының Югары Шөн авылында бер хуҗалыкта төнлә янгын чыгып, аздан гына җиде кешенең гомерен өзми кала.

Ул көнне А. ханым иртәнге өчтә ирен хуҗалык басуына эшкә озата. Һәм кабат йокларга ята. Күп тә үтми шарт та шорт килгән шифер тавышына уянып китә. Тәрәзәгә караса - Чапаев урамында агач йорт яна. Ханым тиз генә янгын сүндерүчеләргә шалтырата, утның якын-тирәгә дә күчү ихтималы зур икәнлеген әйтә. Һәм тиз генә янгын булган урынга йөгерә. Ул килгәндә йорттагылар уттан котылып, урамга чыккан була.

Ут чыккан йортта җиде кешелек гаилә яшәгән. Иртәнге сәгатьләрдә хуҗабикә О. ханым янгын кисәтү җайланмасының көчле тавышына күзләрен ача, коридордагы, аш бүлмәсендәге ул җайланмалар бик көчле тавыш бирә. Өйне шундук дым сарып алган. Ханымның күзе өйалдына төшә, андагы ялкын теле инде өйгә үрли башлаган була. Ханым тиз генә балаларын, ирен, әти-әнисен уята. Барысы да аш бүлмәсе аша бакчага, аннан урамга йөгерәләр. Балаларны күршеләр үзләренә ала, бер малайларына - 3, икенчесенә - 6, кызларына 9 яшь тирәсе.

Хуҗалар янгын сүндерүчеләр чакыртмый гына утны үзләре сүндерергә тотына, ләкин файдасыз, ут күрше сарайга да каба.

Янгын электр җиһазыннан чыккан дип табыла. Өй дә, каралты-кура да янып бетә.

Әгәр дә янгын хәбәрчеләре -сигнализацияләр эшләмәсә, бар кеше диярлек татлы йокыда чакта кисәк чыккан һәм тиз арада үрләгән янгыннан кеше гомерен саклап калып булыр идеме икән соң?

- Агач йорт янып, кешеләре могҗиза белән генә исән калган, диләр, могҗиза менә шул сигнализация инде ул, - ди дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Рафил Шәрәфетдинов. - Шуңа күрә һәрбер хуҗалыкка да, оешма-предприятиеләргә дә янгын сигнализацияләре куйдыртырга киңәш итәбез. Бәяләре берсе-берсе 250 сумнан башлап 300 сумга кадәр күзәтелә. Алар сатуда бар. Иминлеген кайгыртучылар, афәтләрдән сакланучылар янгын күзәтчелеге белән элемтәгә кереп, куйдырту мәсьәләсендә киңәшләр алырга мөмкин. Кукмарада булган афәт кебек мисаллардан чыгып, әлеге җайланмаларның кеше гомерләрен саклап калуда роле гаять тә зур дип әйтергә була. Бу гаиләгә җайланмалар күпбалалы гаилә буларак 2020 елда урнаштырылган булган.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы