Җиде килен-килендәш ... һәм кайнана Ләмига
Алар турында матур бер әкият язарга була....
«Хезмәт»ебездә бер бик матур рубрика яшәп килә, “Ике килен-килендәш, бер-берсенә зур иптәш”. Яза торгач, барлый торгач, ике генә түгел, өч-дүрт, биш ...килендәшләрнең дә тату-дус, бердәм булып яшәүләре ачыклана. Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан менә җиде килен-килендәш тә табылды бит әле. Чапшар авылыннан Мәннановлар гаиләсе.
Социаль челтәрләр булмаса, бәлки, аларның барлыгын да белми яшәгән-эшләгән булыр идек, ни кылсалар да челтәрдәге үз битләренә фотолар урнаштырып барулары белән дан иттеләр үзләрен.(Ә кылган гамәлләре һәрчак изге, күңелле, уңай.) Алар һәрвакыт бергә, кайгыда да, шатлыкта да, йорт эшләре дә уртак, балалар да бергә үсә, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәләр, – уллар гармун сыздырта, киленнәр халык җырын суза. Нәкъ әкияттәгечә, бәхетле минутлары да күп, авырлыгы да килми тормый, ләкин ахыры һәрчак матур тәмамлана, әйтәм бит, нәкъ әкияттәгечә...
...Борын-борын заманда, яшәгән ди, булган ди зиһен иясе Барый карт һәм пөхтәлеге, төгәллеге белән дан казанган Ләмига карчык. Икесе дә колхозда эшләгәннәр, унбер бала үстергәннәр –7 егет, 4 кыз. Бай да булмаганнар, ярлы да тормаганнар.Ул чактагы өйләрнең тарлыгын исәпкә алсак, унбер бала кая гына сыйды микән, дип уйлап куяр укучым. Уңган-булган әти-әни һәр баласын җылы, чиста түшәктә йоклаткан, тамакларын ач итмәгән. Тирә-юньгә бердәнбер шофер буларак гел Казанга йөргән әтиләре ашау- эчүне гел юнәтеп торган, әниләре дә өс-башларын бөтен йөрткән, пөхтә тоткан. Тора-бара балалар үскән, уллар армия хезмәтен үткән, әтиләре кебек руль артына утырган. Көннәрдән беркөнне олы малай Рәҗәп өйләнүе турында хәбәр иткән, сөйгән яры – Раилә, Нормабаш авылы кызы. Унөч иделәр, ундүрт булдылар. Озак та үтми икенче уллары Вахит –аргы яктан йөргән кызы Зөлфияне алып кайта. Һәр ике улга да зурлап туй итәләр. Менә булдылар унбиш. Аннан кыңгыраулы атлар җигеп өченчесе Вәгыйз Норма кызы Гөлфирәгә өйләнә. Кечкенә генә өйдә уналты баш яшәп яталар ди болар. Әле ярый ишегалдында иске өй бар, кичен йокылары шунда. Беркем дә беркемгә каты бәрелми, һәркемнең үз эше. Таң белән торасы, чишмәдән су ташыйсы, ике сыер савасы, җиде чиләк кер юасы, чишмәгә барып чайкыйсы. Шулай матур гына яшәп ятканда дүртенчеләре Фәнис тә дә өйләнеп куя, кызны әллә ни ерактан эзләми, күрше кызы Мөнирәне яр итә. Яңа килен һәм бишектәге сабыйлар белән егермегә җиттеләр. Шуннан әти кеше әйтә инде, “тәк, балалар, башка чыгарга вакыт, әле өйләнәсе уллар да, киләсе киленнәр, туасы оныклар да алда, ди. Дүрт угылның гаиләсенә йорт салырга булышып, башка чыгаралар. Ләмига әни һәр балага бер өем савыт-саба әзерли. Йорт салу мәшәкатьләре белән йөргән арада бишенчеләре Рамил дә өйләнеп куя, Балтач Әтнәсе кызы Миләүшә авыл почтасына килеп эшли торган була, шуннан Мәннановларның бишенче киленнәренә әверелә.
Әкренләп йорттагы баш саны кимүгә таба бара, шунысы кызык, киленнәрнең берсенең дә гөрләп торган тормыштан аерыласы килми (ни өчен икәнен алга таба үзләре сөйләр!). Көннәрдән беркөнне көйле тормышның ишеген кайгы шакый, Барый абый лаеклы ялга чыгып озак та тормый, хәтта пенсиясен дә алмый үлеп китә. Зур гаилә бу хәсрәтне бик авыр кичерә. (Тимирязев исемендәге колхоз сәгать бүләк иткән була үзенә, шул сәгать әле дә булса стенада эленеп тора, келт-келт килеп әтиләрен хәтерләтә, әйтерсең лә ул, сез гел минем күз каршымда дия сыман).
Тормыш әтисез генә алга бара. Алтынчы уллары Равил дә Салавыч кызы Кадриягә өйләнеп куя. Озак та үми төпчек малай Габделфәрт авылдашы Миләүшәне гомерлеккә яр итә. Абыйлар энеләренә, олы килен кече киленгә булыша-булыша өйләр салып чыгалар, оныклар туа, буй җитә дә гаилә кора, оныкчыклар аваз сала. Төп нигезгә җыела калсалар уллар-киленнәр, кызлар –кияүләр янәшәсенә 26 онык, һәм 25 оныкчык җыела. Әле оныкларның хәләл ярларын да санасаң... Ләмига әби шикелле “фюююю” дип сызгырып җибәрерлек!...(Ул балалары килгән саен шулай сызгыра торган була).
83 яшендә Ләмига әби вафат була. Картыннан калып ул әле 26 ел яши. Үлем түшәгендә ятканда да киленнәрен янына җыя, бәхиллеген бирә, дус яшәргә, нигезне онытмаска өнди. Сабырлыгы, пөхтәлеге белән дан казанган карчык шунда стенада эленеп торган күлмәгенә төртеп, чәчәкләре ачык күренми, ди, ике килен тиз арада күлмәкне юып, чишмәдә чайкап та куя, кайтышлый чишмә суы да алалар. Салкын су тамчыларын авызына алгачтын, рәхимле-мәрхәмәтле ана, иренә тугры юлдаш, киленнәренә бәхет чаткысы биргән кайнана мәңгелеккә күзләрен йома. Йөрәкләрне ачы югалту, кара хәсрәт басса да, өйдә мәрхүмәнең җан җылысы, күңел нуры кала, нигез тулы нәсел дәвамчылары кала, алар бүгенге көндә дә ата-ана рухына тап төшерми, дустанә мөнәсәбәттә гомер кичерәләр, ди. Шуның белән әкият тә тәмамлана.
Һәр әкиятнең әхлакый ягы булган кебек, монда да укучым мораль нидә дигән сорау бирер. Моральнең нидә икәнлеген газета битләреннән укуып белерсең, кадерле укучым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев