Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җиденче каттан килеп төшкән һәм... исән калган

Кадрларда баланың асфальтка төшүе күренә, ә берничә секундтан соң подъезддан күршесе чыга һәм яныннан узып китә...

Бала кышкы киемнәрдә булган.

Уфаның Затон бистәсендә җиде яшьлек кыз күпкатлы йортның тәрәзәсеннән килеп төшкән.

Социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр иткәнчә, кыз җиденче кат биеклегеннән егылган. Бу хәл "Уфанет" видеокүзәтү камераларына эләккән. Кадрларда баланың асфальтка төшүе күренә, ә берничә секундтан соң подъезддан күршесе чыга һәм яныннан узып китә...

Кыз тулысынча кышкы киемдә булган. Шаһитлар сүзләренчә, вакыйга урынына 10 минуттан ашыгыч ярдәм килгән, кызны дәваханәгә алып киткәннәр.

Шундый биеклектән килеп төшеп тә кыз исән калган, әмма әлегә аның хәле турында төгәл генә мәгълүмат юк, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала егылган