Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Җиңеләйтә» торган рецептлар

Озын-озак бәйрәм ялларында безнең белән бергә ашказаныбыз да рәхәткә чыга.

«Бүген ярый!» дигән сылтау белән әле бер, әле икенче тәм-том ашала. Әмма гадәти тормышка кайтыр чак та тау артында түгел. Шуңа күрә бүгенге сәхифәбездә бәйрәмнән соң туклану режимын җайга салу юлларын искә төшереп, танылган аш-су блогерларының җиңелчә ризык рецептларын тәкъдим итәргә булдык.

Индира ГЫЙМАЛТДИНОВА, диетолог:

Яңа ел табыны диюгә, күз алдына ашказаны өчен авыр булган, кыздырылган, ысланган ризык, кабымлыклар, майонезлы салатлар күз алдына килеп баса. Шуңа күрә ашкайнату эшчәнлеген җайга салу өчен иң беренче чиратта әнә шушы ризыклардан баш тартырга кирәк. Яшерен натрий чыганаклары булган тозлы әйберләр, казылык, ярымфабрикатлар ашаудан да тыелу хәерле.

Бер утыруда ашалган ризык күләмен дә киметергә тырышыгыз.

Көн дәвамында чиста су эчәргә кирәклеген дә искә төшерегез. Кеше тәүлегенә 1 килограмм гәүдә авырлыгына 30 мл күләмендә чиста су эчәргә тиеш. Чәй яратучыларга исә аны шикәрсез эчәргә киңәш ителә.

Көндәлек рационда клетчаткага бай ризыклар (миндаль, йөзем, ясмык һ.б.), яшелчә, җиләк-җимешләр дә урын алсын. Тәүлегенә, ким дигәндә, 300 г җиләк-җимеш, 500 грамм яшелчә ашау хәерле.

Кичке аш йокларга 3–4 сәгать кала ашалса, хәерле.

Гадәти режимга җиңел генә кайтыйм дисәң, йокыны туйдыру да зарур. Тәүлегенә 8 сәгатьтән дә кимрәк йокларга ярамый.

Көн дәвамында саф һавада йөреп кайтуны да гадәткә кертегез.

Индира Гыймалтдиновадан күркә фаршыннан запеканка

Кирәк булачак:

500 г күркә фаршы

2 баш суган

1 кишер

300 г ташкабак

1 йомырка

100 грамм уылган сыр

3 аш кашыгы йогырт

2 помидор

2 тырнак сарымсак

тоз, борыч

Вак угычтан чыгарылган кишер белән ташкабак, вак итеп туралган суганны 10 минут томалап пешерәбез. Майланган табага шушы катнашманың бер өлешен салабыз да өстенә фарш җәябез. Алга таба шуның өстенә томаланган яшелчәләрнең калган өлешен салып бетереп, боҗралап туралган помидорларны тезәбез. Иң ахырдан шулар өстенә йогырт агызабыз. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 45 минут пешерәсе. Пешеп чыгарга биш минут кала запеканка өстенә уылган сыр сибәргә дә онытмагыз.

Айгөл Муллагалиевадан каймакта пешкән кабак

Кирәк булачак:

500 г кабак

150–200 г 15 процентлы каймак

2 тырнак сарымсак

укроп

тәменчә тоз, борыч

Каймакны шакмаклап турыйбыз. 1–2 аш кашыгы май салган табада 2–3 минут кыздырып алабыз. Кабак кызган арада соус ясыйбыз. Соус өчен каймакка тураган укроп, тоз, борыч салып болгатабыз. Кабак өстенә шушы соусны һәм 0,5 стакан су салып болгатабыз. Капкач каплап, 10–15 минут пешерәбез.

Илүзә Хөснетдиновадан ялкауларча хачапури

Кирәк булачак:

2 йомырка

1,5 стакан сөт

120 г сыр

180 г эремчек

1,5 стакан он

50 яшел суган

тәменчә тоз

Барлык кирәкле әйберләрне бергә болгатабыз. Куе катнашма килеп чыгарга тиеш. Шуны табага коймак кебек салып, ике яклап кыздырып аласы.

Гүзәл Сафиуллинадан җиңелчә салат

Кирәк булачак:

1 стакан фасоль

5 черри помидоры

Яшеллек (күңелегезгә кайсы хуш килә, шунысы)

1 чәй кашыгы лимон согы

тәменчә тоз, зәйтүн мае

Фасольне кичтән суга салып калдырып, иртүк кыздырыгыз. Әзерне – консервлаштырылганын алсагыз да була. Туралган помидор һәм яшеллекне бергә болгатып, фасольгә кушарга кирәк. Болгатканда зәйтүн мае белән лимон согы салырга да онытмагыз.

https://vatantat.ru/2021/01/43661/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев