Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Игелекле гамәл күп кылынган яки “Ярый әле Сез бар!”

Гадәттә бик күпләр аларны бер оешма дип уйлый. Аптырыйсы да юк. Икесе бер түбә астында яшиләр, икесе дә бер үк юнәлештә, бер-берсен тулыландырып, аңлашып эшлиләр.

Шуңа күрә җитәкчеләре Алсу Гатиятуллина, Гөлнара Әхмәдиевалар булган әлеге коллективларның икесе дә республика күләмендәге коллегалары арасында гел мактала, эшләре һәрчак үрнәк итеп куела. Яңалыклар да иң элек аларда практикага кертелә, күпсанлы грантлар отып та, башкаларга үрнәк күрсәтәләр. Эшлиләр дә, эшләрен күрсәтә дә беләләр.

 

Газетабызның бәйрәм номерын әзерләгәндә, хатын-кызлардан гына торган коллектив турында язарга дип килештек. Озак баш ватарга да туры килмәде. Үзләре дә хатын-кызлар гына диярлек булган (ике шофердан кала), өстәвенә әле, райондагы барлык хатын-кызларга бик күп төрле хезмәт тә күрсәтүче оешмага тукталдык. Дөрес аңладыгыз. Бүген сүзебез район халкына социаль хезмәт һәм ярдәм күрсәтүче ике оешма турында (1 биттәге фоторәсемнән күрәсез).

 

Гадәттә бик күпләр аларны бер оешма дип уйлый. Аптырыйсы да юк. Икесе бер түбә астында яшиләр, икесе дә бер үк юнәлештә, бер-берсен тулыландырып эшлиләр. Аңлашып эшлиләр. Шуңа күрә җитәкчеләре Алсу Гатиятуллина, Гөлнара Әхмәдиевалар булган әлеге коллективларның икесе дә республика күләмендәге коллегалары арасында гел мактала, эшләре һәрчак үрнәк итеп куела. Яңалыклар да иң элек аларда практикага кертелә, күпсанлы грантлар отып та, башкаларга үрнәк күрсәтәләр. Эшлиләр дә, эшләрен күрсәтә дә беләләр.

Ничә керсәң дә, биредә кеше өзелми. Районда алардан да күбрәк кеше кабул иткән, алардан да күп проблемалы, мең дә бер сораулы кешеләр килгән башка бер генә оешма да юк. Яңа бер канун көченә керде икән, ниндидер яңа бер ярдәм турында сүз чыкты икән, халык инде икенче көнне үк ташкын булып бирегә агыла башлый. Хәтта табиблар да ял иткән гыйнвар каникулларында да эшләүчеләр  булды. Халыкка вакытында тиешле ярдәм күрсәтелсен өчен биредә эш сәгате, ял көне белән дә хисаплашмыйлар. Юкса, кайбер оешмалардагы кебек, алар да алдан язылып, көнгә тиешле сандагы кешене генә кабул итеп, тыныч-ипле генә эшли алыр иде. Бердән, тармагы башка, икенчедән...

33 төрле юнәлеш буенча алар кулыннан үткән документлар, белешмәләр генә дә меңнәр белән исәпләнә. Алар көндәлек кабул иткән кешеләр генә дә берничә дистәләп. Шуларның һәркайсына аңлатырга, көен табарга, документлары тиешле таләпләргә туры килмгән, льгота тиеш булмаган очракларда килүчеләрнең үпкә-киная сүзләрен дә кабул итәргә туры килә...  Боларның барысын өч кешедән торган 13 номерлы бүлекчә башкарса, калган бүлекләрдә эшләүчеләр башкарган игелекле эшләр дә, саннарга әйләндерсәң, искитәрлек килеп чыгар иде.

Авыллардагы ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләрне һәм инвалидларны ачыклап, аларга социаль хезмәткәрләр билгеләү, хезмәт күрсәтү, ахыр чиктә өлкәннәр йортларына урнаштыру (ә бу җиңелләрдән түгел), ялгыз һәм аз хәрәкәтләнүче өлкәннәрне хастаханәләргә алып бару, инвалидлык группалары алырга ярдәм итү, даими рейдлар үткәрү, күп төрле акцияләр оештыру, волонтерлык эшен дәвам итү.. – әле болар алар башкарган юнәлешләрнең кайберләре генә һәм алар барысы да нәкъ менә картлыгында ялгыз калган яки ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата күрсәтелгән бик күп сандагы игелекле гамәлләрне үз эченә ала. Бу эшләрнең барысына да әлеге тынгысыз коллективта эшләүче һәркемнең, авылларда яшәүче социаль хезмәткәрләрнең зур өлеше, күңел җылысы кергән.

Ә бит 93 кешене берләштерүче (авыллардагы социаль хезмәткәрләр белән бергә) бу игелекле коллективларда эшләүчеләрнең үзләре дә барысы диярлек әниләр. Инде арада әбиләр дә бар. Шулай да эшләүчеләрнең уртача яше 38 яшь – тормыш көтә торган, яшьнәп яши торган чаклары. Араларында өчәр бала үстерүчеләр дә шактый, дүрт-бишәр бала үстерүчеләр дә, игезәк балалар тәрбияләүчеләр дә бар.

Алар барысына да өлгерә. Үз гаиләләрен карарга, балалар үстерергә дә, башкаларга ярдәм кулы сузарга да. Тикмәгәмени, өлкәннәр, ярдәмгә мохтаҗлар аларга һәрчак: “Ярый әле сез бар!” – дими. Эшләренең кирәклегенә, эзсез калмавына да бер дәлил бу сүзләр. Берничә “бишле”не алыштырырлык бәя дә. Гадел бәя.

Социаль яклау бүлегендә хезмәт куючы иң өлкән хатын-кызга – 57, иң яшенә 23 яшь. 7 күп балалы әни эшли. Биредә эшләүчеләрнең барлыгы 58 балалары, 8 оныклары бар. Альбина Сәләхиева –5, Гөлшат Сәлахова, Елена Сидорова – 4 бала әнисе. Гөлшат Сәлахова, Гүзәлия Гарифуллина, Ольга Овчинникова гаиләләрендә игезәкләр үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль хезмәт һәм ярдәм күрсәтүче оешма