Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Игътибар! Балтач бистәсе аша уза торган үзәк юл ябылачак.

Балтач бистәсе үзәгендә безнең газета редакциясе янында, төп юлда урнашкан күпер ачылып, ремонтланачак.

Ул эшләр инде 11 июньнән башланыр дип көтелә. Бу очракта Балтач бистәсенең Ленин урамы аша узган күпердән (№100 йортлар янында) автотранспорт белән йөреп булмаячак. Бистә аша транспорт хәрәкәтенең маршрутын сезгә соңрак житкерербез. Гомүмән, 2014 елда районда Республика аша финанслана торган эшләр күләме аз түгел. Инде күпне күргән Балтач - Әтнә юлына 30 млн. сум акча каралган, Казан - Малмыж федераль трассасында да юл участокларын ремонтлау өчен 41 млн. сум финанслау булачак. Салавыч һәм Биктәш авыллары арасындагы юл да ремонт сорый, ул юлда да 9 млн. сумлык эшләр башарырга мөмкинлек булачак. Карек-Серьма һәм Кургем авылларында урамнарга вак таш түшәү өчен 13 млн. сум финанс каралган. Моннан тыш, юлларны, күперләрне тиешле дәрәҗәдә тоту өчен 59 млн. сумнан артык средство тотылачак. Бу очракта сүз Балтач МДСУ-1 карамагындагы юллар турында сүз бара. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы тәкъдиме белән Тимирязев исемендәге хуҗалыкның Пүскән фермаына керү юлына 5 млн. сумлык, Активист хуҗалыгының Дорга авылы терлекчелек фермасына 7 млн. сумлык, Татарстан хуҗалыгыгың Салавыч Сәрдегәне ферамсына бару юлларына вак таш түшәү өчен 4 млн. сумлык, Түнтәр авылында Шарипов крестьян-фермер хуҗалыгы фермасына керү юлын ремонтлау өчен 2,4 млн. финанс чыгымнары бүлеп бирү каралган. Моннан тыш, районда муниципаль юллар категориясенә кергән юллар өчен 13 млн. сум финанс бүленәчәк, Балтач бистәсе үзәгендә эшләнә торган эшләрнең күләме 20 млн. сумга төшәчәк. Нормативка җавап бирерлек итү хәленә китерү өчен Балтач бистәсендә, Кече Лызи һәм Зур Лызи (1 өлеш) торак пунктларында да яңадан 20 млн. сумлык эш башкарылыр, дип көтелә. Димәк, районда юл төзүчеләребезнең яз һәм җәй айларының һәрбер аяз көне, ул аларга урак өсте. Аларга уңышлар, ә юлда йөрүчеләр юл хәрәкәтен куркынычсыз итү максатыннан куелган юл билгеләренә игътибарлы булсыннар иде. Хәерле юллар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250