Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Игътибар! “Челтәрләр компаниясе“ филиалы кисәтә

“Челтәрләр компаниясе“ филиалы сезгә, түбән температура шартларында электр челтәрләренең артык йөкләнүен булдырмау һәм янгыннарны кисәтү өчен, электр җиһазларыннан һәм электр белән җылыту приборларыннан файдаланганда саклык чаралары турында хәбәр итә.

Электр җиһазларыннан, электр белән җылыту приборларыннан файдаланганда электр челтәрләренең артык йөкләнешенә һәм янгыннарга китерүче ситуацияләр тумасын өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

– зарурлык булмаганда өйдәге барлык электр приборларын да берьюлы челтәргә тоташтырмагыз, ә өйдән чыгып киткәндә аларны челтәрдән аерыгыз. Зур көчәнешле берничә электр приборын электр челтәренә берьюлы тоташтыру челтәрнең артык йөкләнешенә китерә һәм янгыннарга сәбәпче булырга ихтимал;

– зарарланган розеткалар һәм өзгечләрдән файдаланырга ярамый. Әгәр көнкүреш техникасын розеткага кушканда яисә аерганда очкыннар күрәсез икән, көнкүреш техникасын челтәргә кушканда розеткалар җылына икән, бу – тотрыксыз контакт билгесе. Янгынны кисәтүнең иң яхшы юлы – розетканы алмаштыру. Исегездә тотыгыз: саклагычлар һәм автоматлар кыска ялганыштан саклыйлар, ә начар контактлардан түгел;

– көнкүрештә арзанлы розеткаларны һәм озынайткычларны кулланмагыз. Зарарланган розеткалардан, рубильниклардан, электр көйләүче башка җайланмалардан файдаланмагыз. Алар янгын куркынычын күп мәртәбә арттыралар. Үз куркынычсызлыгыгызда экономияләмәгез, сертификацияле электр фурнитурасын гына сатып алыгыз;

– төзек булмаган электр-көнкүреш приборларын бары тик квалификацияле белгечләр генә төзекләндерергә тиеш. Кипкән яки зарарланган, изоляциясе бозылган чыбыклы приборлар аеруча куркыныч;

– электр лампаларында янучан калпаклар кулланмагыз;

– биналар эчендә кулдан ясалган вакытлыча электр челтәрләре урнаштырмагыз. Ялангач һәм тузган электр чыбыкларын
алыштырыгыз;

– электр чыбыкларын тоташтыру пайка яисә опрессовка ысулы белән башкарылырга тиеш;

– электр җылыткычларның шнурларының җылылык таралу зонасына һәм суга эләгүенә юл куймагыз;

– җылыткыч приборларның өй җиһазларына һәм тукымаларга кагылып торуы дөрләп яна башлауга китерә, шуңа күрә алардан файдаланганда янмый торган, ток үткәрмәүче аслыклар куллану киңәш ителә;

– кулдан ясалган электр җылыткыч приборлардан файдаланмагыз;

– электр җылыткыч приборларны тоташтыручы вилкадан башка кушмагыз;

– җылылык саклау җайланмасы булмаган, шулай ук конструкциядә каралган җылы көйләгечләре булмаган яки төзек булмаган электр җылыткыч приборлардан файдаланырга ярамый:

– электр челтәренә кушылган электр җылыткыч приборларны, шулай ук башка көнкүреш электр приборларын күзәтүсез калдырмагыз, шул исәптән көтү режимында булганнарын да (җитештерүче завод инструкциясенә яраклы рәвештә тәүлек буе эшләү режимындагы электр приборларыннан башка);

– әгәр электр көнкүреш приборын кушканда яктылык җемелдәсә яки бераз караңгыланса, бу – йорт эчендәге электр челтәренең артык йөкләнеше билгесе. Күп очракларда проблема тиешенчә тоташмаган электр чыбыкларында яки начар контактларда була. Мондый вакытта ашыгыч рәвештә квалификацияле электрикны чакырырга кирәк.

Әлеге катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәү сезне – янгыннардан, ә электр челтәрләрен артык йөкләнештән саклар.

Үзегезне саклагыз! Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Челтәрләр компаниясе