Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Игътибар, иртәгә буран булуы ихтимал

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 20 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Кар һәм юеш кар яву ихтималы да бар.

Иртәгә кыска вакытлы буран булу ихтималы да кире кагылмый. Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан исә: төнлә уртача тизлектә, иртән һәм көндез көчле. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык.
Республикада уртача һава температурасы төнлә һәм көндез дә бер чама саклана - 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы. Төнлә 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көндезге сәгатьләрдә 0-3 градус җылы булачак.
21 октябрьгә каршы төндә бераз кар, кыска вакытлы буран булыр, дип фаразланыла. Җил көчле булачак. Һава температурасы 0дән 8 градуска кадәр түбән төшә.
Чыганак: http://intertat.ru
Фото: http://112.ua/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250