Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Игътибар! Татарстанда 4 кешене елан чаккан!

Татарстанда 4 кешене елан чакканнан соӊ хастаханәгә салырга мәҗбүр булганнар.

Җәй башыннан республикабызда 4 кешене елан чакканнан соӊ хастаханәгә салырга мәҗбүр булдык, аларныӊ берсе инде өенә кайтарылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасыныӊ Сәламәтлек министрлыгыныӊ баш токсикологы Алия Насибуллина. Өенә кайтарып җибәрелгән яшь кыз токсикологик үзәктә дәваланды, кул эшчәнлеге торгызылды, хәле канәгатьләнерлек булгач кына өенә озатылды, дип белдерде министрлык белгече.

Узган шимбәдә бер хатынныӊ аягын, бер ир-атныӊ кулын елан чаккан. Аӊарчы республиканыӊ балалар клиник хастаханәсенә (ДРКБ) елан чагып 5 яшьлек бала китерелгән була.

Табигатьтә булганда, бигрәк тә җиләк җыйганда игътибарлы булуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: еланнар