Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Игътибар: "WhatsApp"та "Яңа ел вирусы"!

"WhatsApp" мессенджерында «Яңа ел вирусы» тарала башлады.

"WhatsApp" мессенджерында «Яңа ел вирусы» тарала башлады. Бу хакта gizchina.com порталы хәбәр итә.

Басма билгеләп үткәнчә, тозак шактый примитив, әмма шулай да кулланучылар өчен куркыныч. Җинаятьчеләр юзерларга Яңа ел котлауларына яшерелгән вируслы веб-битләргә сылтамалар җибәрә.

Бу сылтамага күчкән очракта, киберҗинаятьчеләр кулланучының шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеге ала. Моннан тыш, җайланмада кирәкмәгән бәйләнчек реклама чыгуы ихтимал. Өстәвенә, юзер теге яки бу түләүле юлламаларга язылган булырга мөмкин.

Вирус күчү куркынычы булу сәбәпле, белгечләр «сылтамага кермәскә, билгесез җибәрүчене блокировкаларга» киңәш итә. Югыйсә, аны ватып керү ихтималы турында кисәтергә кирәк, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

 

Автор: Фануз Хабибуллин

Кызыл таң

Фото: pixabay.com/ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев