Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ихтирамыбыз зур

2013 елның ямьле язы гаиләбезгә бик зур кайгы алып килде. 6 март көнне, гомеренең чәчәк аткан вакытында, әтиебез Шамил Фатыйх улы Шәрәфетдинов тормыш иптәшен, яраткан кызларын, әнисен, туганнарын авыр хәсрәтләргә салып, мәңгелеккә арабыздан китеп барды.

Шушы кайгылы көннәрдә, ачы күз яшьләре түккән вакытта, авыр хәсрәтебезне уртаклашкан туганнарга, якыннарыбызга, күршеләргә, дусларга, әтиебезнең сыйныфташларына, район үзәк хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташларына, «Каракүл» җәмгыятенә, әтиебез күп еллар хезмәт куйган «Азык» ширкәтенә, Кариле балалар бакчасы коллективына, төн саклаучы әбиләргә, әтиебезне соңгы юлга озатканда матди һәм рухи ярдәм күрсәткән барлык изге күңелле кешеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ходай һәммәгезне дә сәламәтлектән аермасын, кайгы җилләре беркайчан да ишегегезне какмасын, әтиебезнең урыны оҗмахта булсын!
Фото: http://co-tanat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250