Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ике буын арасындагы аерма(сораштыру)

"Безнең заманда бер дә алай түгел иде",- дигән сүзне һәркемнең ишеткәне бар. Ә буыннар арасында низаг беркайчан да туктамаячак, диләр.

Ләкин әти-әни һәм баланың арасында аерма чыннан да шулкадәр зурмы икән? Үткәрелгән сораштыру бу сорауга икенче күзлектән карарга мөмкинлек бирде.

Иң уңышлы кеше дип кемне атый алырсыз?

Илүсә, 18 яшь: " Минем классташ, Рамазан. Аңа бар нәрсә җиңел бирелә".

Раил, 30 яшь: "Уңышны иң күп җыйган кеше".
Мәликә, 9 яшь: "Минемчә, иң уңышлы кеше - минем әни. Авыр вакытта булышканга, ялыш әйбер әйтмәгәнгә уңышлы ул ".

Илфат, 49 яшь: "Үзен иң уңышлы дип санаучы, артык борчуларсыз гына бар максатына ирешүче".

Иң яхшы һөнәр - ул...

Илфат, 49 яшь: "Яраткан һөнәр".

Раил, 29 яшь:" Үзең сайлап алганы".

Йолдыз, 17 яшь: "Тәрбияче яки укытучы. Чөнки кешеләрнең кеше булулары мәктәп белән детсадтан башлана. Тәрбиячеләр белән укытучылар баланың киләчәктә нинди булуына йогынты ясый, дип уйлым, шуңа алар бик кирәк һөнәрләр".

Дилбәр, 5 яшь: "Кибетче. Чөнки ул башка кешеләр өчен тырыша".

Илүсә, 18 яшь: "Үзең яраткан".

Гаиләдә бала ни өчен кирәк?

Мәрьям, 16 яшь: "Гаиләне тагын да бәхетлерәк итү өчен, аны тагын да туплау өчен, гаилә кешеләр бер берсен тагын да катырак яратсын өчен".

Мәликә, 9 яшь: "Әти-әнигә булышу өчен".

Раил, 30 яшь:"Минем белән уйнар өчен" (шаярта)

Илфат,49 яшь:"Гаиләне тулыландыру , әти-әнине якынайту, мөнәсәбәтләрне җылыту өчен".
Нәрсә ул мәхәббәт?

Мәликә, 9 яшь: "Дус-тату яшәү. Ярату".

Мәрьям, 16 яшь: "Мәхәббәт - ул бер-береңне үлеп ярату, хөрмәт итү һәм һәрвакыт яраткан кешең янында булырга теләү. Мәхәббәтне дөньядагы иң чиста хис диләр, ләкин мин анын нәрсә икәнен белмим, чөнки беркайчан да татып караганым юк. Минемчә, ул ике кешенең бер-берсенә тартылуы, бер-берсен күрәсе килүедер".
Рәйсә, 54 яшь:"Бар нәрсә өчен этәргеч. Һәр нәрсәнең нигезе. Аңа хөрмәт хисе дә, соклану да, ярату да керә. Мәхәббәт бар киртәләрне җимерергә сәләтле. Минемчә, ул бик көчле, бик зур энергия, җанландыручы, рухландыручы, яшәтүче көч.

Сезнең хыялыгыз бармы?

Мәрьям, 16 яшь: "Минем хыяллар күп. Мәсәлән, минем күктә очып карыйсым килә, рок концертта буласы килә, мәхәббәтемне очратасым килә, әти-әнине бәхетле итәсем килә, кешеләргә булышасым килә, балаларга биюләр өйрәтәсем килә".

Мәликә, 9 яшь: "Тизрәк мәктәпне бетерү һәм бишлегә генә уку".

Рәйсә, 54 яшь:" Минем кешеләрне бәхетлерәк итеп күрәсем килә. Барыбыз да сәламәт, дус һәм көчле булсак иде".
Миләүшә Гафурова
Фото://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250