Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ике ел чаты

Үткәнгә борылып карап, анализ ясау, киләчәккә планнар билгеләү... Менә шуны күздә тотып, газета укучыларыбызга без ике ел чатында (ике юл чаты бар икән, димәк, ике ел чаты да була ала) үткән ел сезнең өчен нинди булды, яңа елдан ни көтәсез ише сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Җаваплары белән танышыгыз:

Сәлимә ГАБДЕЛХАКОВА – хезмәт ветераны. Яңгул авылы:
– Минем өчен иң мөһиме – гаиләм, балаларым, оныкларым, туганнарым, дусларым исән-сау, шунысы зур куаныч булды. 2018 елда иң истә калганы – беренче оныгыбыз укырга керде, шуңа сөенәбез. Тагын,“ Хезмәткә языл” конкурсында катнашып, җиңү яуладым, бушлай “Хезмәт” өчен сертификат алдым, редакциядә кунакта булдым... Лаеклы ялда булсам да, төрле очрашуларга йөрим, “Сердәш” ветераннар клубында төрле бәйрәмнәр, очрашулар уздырдык. Үз күңелебезне үзебез күреп, бәйрәмнәр оештырдык. Соңгы көннәрдә бераз аягым авыртып, өйдәрәк торырга туры килде, сәламәт булсаң бар да була икән, дигән фикергә тагын бер кат инандым.
Алдагы елда да исән-сау булыйк, булганына шөкер итеп, якыннарны югалтмыйча яшәргә язсын. Киләсе елга иң зур хыялым – шигырьләремне китап итеп бастыру (Кыш бабайдан сорап карарга булдым әле). Яңа еллар яңа бәхет алып килсен, барлык хыялларыбыз тормышка ашсын!

Айгөл ВӘЛИЕВА – Рәсәйнең спорт остасы. Яңа Салавыч авылы:
– Үтеп баручы ел минем өчен спорт өлкәсендә бик уңышлы ел булды. Дистәләгән ярышта катнаштым, шактый гына җиңүләр яулый алдым. Кул көрәшендә районда, республикада беренче урыннар алдым, Европа һәм дөнья беренчелекләрендә бронза медальләргә лаек булдым, Татарстанның “Ел спортчысы” булдым. Бу уңышларым янәшәсендә идәннән этелү буенча район күләмендә беренче, ә пресс буенча икенче урын алуым кечкенә генә җиңүләр кебек күренсә дә, минем өчен алар да бик кадерле. Дөрес, уңышлар гына түгел, 2018 елда гаиләбез өчен бик авыр югалту да булды: барыбызга терәк-таяныч булган иң кадерле кешебезне – әтиебезне югалттык... Шуңа күрә быелгы барлык җиңүләремне аңа багышлыйм, чөнки спортка мәхәббәтне ул уятты, сәләтемне үстерү өчен күп көч куйды... 2019 елга килгәндә, быел унберенче сыйныфта укыйм, димәк, имтиханнар, һөнәр сайлау елы. Шул ук вакытта кул көрәше буенча Рәсәй беренчелегендә катнашасым килә. Анда җиңә алсам иде дә, быелгы кебек Европа һәм дөнья чемпионатларында катнашырга язсын иде дип телим. Билгеле, бу максатларга хыялланып утырып кына ирешеп булмый, бик ныклап шөгыльләнергә, тырышырга туры киләчәк инде.

Дәвамы бар.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру