Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ике ел чаты

Үткәнгә борылып карап, анализ ясау, киләчәккә планнар билгеләү... Менә шуны күздә тотып, газета укучыларыбызга без ике ел чатында үткән ел сезнең өчен нинди булды, яңа елдан ни көтәсез ише сораулар белән мөрәҗәгать иттек

Гыйльмулла ЗӘКИЕВ – иң актив укучыбыз. Балтач бистәсе:
– Мин фаталист, тормышымда нәрсә генә булса да, шулай тиеш булган диеп кабул итәм. Тормыш үз җае белән бара, без аны үзгәртә алмыйбыз. Булганына шөкер итеп, канәгать булып, үзебезчә мәгънәле итеп яшәргә тырышабыз.
Киләсе елда да әлләни зур үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Авыру-сырхаулардан арынып яшәү хыялда. Илгә-көнгә тынычлык, һәр кешегә иминлек, сәләмәтлек һәм бәхет алып килсен Яңа ел!

Авыр булдың, елым, этләр булып таладың,
Тик барыбер мине җиңә алмадың.
Соңрак җиңелерәк булыр диеп алдадың –
Бирешмәдем, тешне кысып, алга атладым.


Чулпан ГАБДЕЛГАНИЕВА – “Фикердәш” клубы җитәкчесе, шагыйрә, спортчы. Кариле авылы:
– Минем быел күптәнге зур хыялым чынга ашты, Аллага шөкер, Польшага барып, дөнья чемпионатында катнашып, призлы урын яулап кайтырга насыйп булды. Күп урыннарга очрашуларга чакырдылар, алардагы җылылыктан хисләнеп кайтып, күп кенә яңа шигырьләр яза алдым. “Фикердәш” клубы белән дә шактый очрашулар үткәрдек. Алла боерса, киләсе елда әлеге клубны оештыруга унбиш ел тула, шушы матур башлангычны дәвам итеп, тагын да күңелле чаралар белән баетып, эшебезне уңышлы дәвам итә алсак иде дим. Өмет белән, алга карап яшәргә кирәк. Тырышсаң гына унышларга ирешеп була. Яңа еллар һәркемгә ак бәхетләр алып килсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел