Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ике метрлы хәрефләрдән... авыл исеме

Моннан берничә еллар элек ташлардан тезеп "Гүзәл Яңгулым" дип, авыл исемнәрен тау битенә "язып куйган", бераздан аны яңарткан яңгуллылардан күреп, Салавыч Сәрдегәне патриотлары да Зәрә тавы битенә Сәрдегәнем дигән "тамга салган" инде.

Чутайлылар да алардан калышмаска булган. Быел авыл яшьләре Сабантуй алдыннан, күтәрелеп карасаң, эшләпәң төшеп китәрлек Кубыр (икенче төрле Чиялек дип тә йөртәләр икән) тау битенә икешәр метрлы хәрефләрдән Чутай дигән язу беркеткәннәр. Хуҗалык җитәкчеләре дә бу идеяне күтәреп алган, авыл исемен язар өчен кирәкле бер тонна металлны бушлай биргән. Гөлзидә төшерде, фото аңарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе