Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ике янгында өч өлкән кешенең гомер өзелгән

29-30нчы сентябрь көннәрне Башкортстанда ике янгын чыккан. Аларда өч өлкән кеше һәлак булган.

Янгын сүндерү хезмәтенә Ишембай районы Скворчиха авылында агач йорт януы турында хәбәр кичә төнге уникенче яртыда килгән. Төнге унике тулып берничә минут киткәч, янгын сүндерелгән. Йорт хәрабәләре арасында ике кешенең мәете табылган. Аларның берсе 60 яшьлек ир-егет, икенчесе 78 яшьлек хатын-кыз икәнлеге ачыкланган.

Икенче янгын Ярмәкәй авылында бүген иртәнге бишенче яртыда булган. Ут Гоголь урамындагы хуҗалык каралтысын ялмаган. Янгынны сүндергәч, коткаручылар 62 яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсен тапкан. Ике очракта да ут нәрсәдән чыкканы әлегә билгесез, дип яза Кызыл таң.

Дуслар, ут белән һәрчак сак эш итик, үзебезнең һәм якыннарыбызның гомерен куркыныч астына куймыйк!

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын