Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ике яшьлек малай әтисен суд приставларына "тапшыра"

Әти кешенең балалары алдында бурычы 1 миллион сумга якын җыелган. Ир берничә тапкыр җаваплылыкка да тарттырылган, әмма хәл үзгәрмәгән.

Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек ир беренче хатыныннан булган өч баласына алимент түләмәгән. Әти кешенең балалары алдында бурычы 1 миллион сумга якын җыелган. Ир берничә тапкыр җаваплылыкка да тарттырылган, әмма хәл үзгәрмәгән.

Бер көнне суд приставлары ир икенче хатыны белән яшәгән өйгә килә. Хатын ишекне ача һәм ирнең өйдә юклыгын әйтә. Моны тыңлап торган 2 яшьлек бала суд приставын җитәкләп ала да йокы бүлмәсенә алып керә. Хокук сакчысы сабый аңа уенчыкларын күрсәтергә тели, дип уйлый. Шул вакыт малай стена һәм кровать арасындагы 30-40 сантиметрлык ярыкка күрсәтә. Ир шунда яшеренгән була.

Шул көнне үк ир суд каршына баса һәм 7 көнгә иректән мәхрүм ителә.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент