Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Икеләтә келәймә мәҗбүри

Ит һәм ит продуктлары һәрберсе келәймә үтәргә тиеш. Әлеге таләп РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы раслаган күрсәтмәдә язылган.

Малны иткә суяр алдыннан яшәгән урындагы ветеринария белгеченә мөрәҗәгать итү кирәк. Ветсправка бирү хокукына ия белгеч урынга барып күзәтү ясый һәм суемга рөхсәт бирә.
Суемнан соң мал табибы янәдән күзәтү үткәрә һәм турыпочмаклы формада «якынча күзәтү» дигән язулы келәймә суга.
Итне лабораториягә ветеринар-санитар экспертизага (ЛВСЭ) илтү өчен билгеләнгән үрнәк буенча справка, әгәр ит район эчендә генә сатылса, ветеринар белешмә (4нче форма), ә районнан читтә сатылса, ветеринар таныклык (2нче форма) бирелә. Лабораториядә ветеринар-санитар экспертиза үткәрү өчен якынча күзәтү турындагы белешмә һәм «якынча күзәтү» келәймәсе булу кирәк.
Турыпочмаклы «якынча күзәтү» келәймәсе суем алды һәм суем арты күзәтүе үткән малларга гына сугыла һәм ул тиешле күләмдә экспертиза үткәрмичә итне сатарга мөмкинлек бирми.
Әлеге өлкәдәге тикшерүләр, күзәтүләр таләп буенча үткәрелгән очракта гына куркыныч тудырмый. Кызыксындырган сораулар белән һәркем 2-59-57 телефон номерына шалтырата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250