Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Икенче баласы туу шатлыгын юып, беренчесен үтергән

Хатыны бала тудыру йортына киткәч, ир яшь ярымлык кызын карап кала.

Ләкин улы тугач, дусларын чакырып, аның тәпиен юарга ниятли. Кич буе хәмер эчеп, күңел ачып утыра алар, ә бала бүлмәсендә уйный.

Кунакларын озаткач, ата кеше аны йокларга яткырырга уйлый.

Иртән уянып китсә, бала караваты янында ята, кырында кызы була. Ләкин нарасый инде тын алмый...

Табиблар аның буылып үлгәнен ачыклаган. Тәнендә җәрәхәтләр юк. “Саксызлык буенча үтерү” мәддәсе буечна җинять эше кузгатылган.

Әлеге хәл Мәскәү өлкәсендә теркәлгән, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән