Икесен дә көрәк белән бәреп үтерделәр
Язгы иртә. Ул ире белән бакчага, түтәлләр казырга чыккан иде. Көрәген җиргә кадап, тураеп басканда башына нәрсәдер каты бәрелүен һәм түзә алмаслык авырту тойды.
Күтәрелеп, күккә карады. Әле төшкелеккә дә җитмәгән кояш ни өчендер, нык кызарган иде. Җитмәсә, кояшка таба каракучкыл-кызыл болыт килә. Менә ул болыт кояшны да каплады. Кояш югалуга ул соңгы сулышын алып, түтәлгә ауды. Хәтта каршысында канлы көрәк тотып, күзләрен куркыныч акайтып басып торучы ирен дә күрмәде ул...
Җиденче бала булып дөньяга килгән Сания ишле гаиләдә үсә. Әтисе белән әнисе дә, өлкән апа-абыйлары да колхозда эшли. Ә иртә-кичләрен, барысы бергә җыелып, йорт эшләрен башкаралар. Саниягә ике яше тулганда башта — өлкән абыйсын, соңыннан әтисен сугышка алалар. Өйдә берсеннән-берсе кечкенә балалар белән әниләренә бик авырга туры килә, әлбәттә. Ярый әле икенче улы белән өлкән кызы эшкә яраклы. Озакламый икенче кызы да кул арасына керә башлаячак. Мал асрап, очын-очка ялгап гомер итә әниләре Гәүһәр. Балаларны да ач-ялангач итми.
Көн артыннан көн, ел артыннан еллар үтеп, ниһаять, Җиңү көне дә җитә. Шул ук елда әтиләре Миңнулла да кайтып төшә. Тик абыйлары Сәет кенә кайта алмый. Белоруссияне азат иткәндә һәлак була ул. Миңнулланың сугышта сул кулы җитди яраланган була. Шулай да ул өйдә ятмый: бер кул белән башкарырдай шөгыль табып, колхоз эшенә чыга.
Әниләре Гәүһәр бик кырыс холыклы хатын була. Балаларына да шундый тәрбия бирә, үзсүзле булып үсәләр. Гәүһәр күршеләренә дә бер дә тынгы бирми, гел тиргәшеп тора, хәтта иртән көтү куганда урамда очраган хатыннарны бер дә юкка тиргәп, кимсетеп кайта торган була.
Миңнулла да сугыштан бик холыксыз булып кайта. Иртә белән ул гел генә бригада йортына бара. Үзе бригадир булмаса да, ихата-йорт мәшәкатьләре өчен ат сорап килгән, әтиләре сугышта үлгән бала-чаганы оятсыз сүзләр белән тиргәп кайтара. “Мин сугышта булдым!” – дип, күкрәк сугып, масаеп йөрүе дә ошамый халыкка.
Гомер үтә. Малайлар да, кызлар да буй җиткерә. Уллары армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң үзаллы тормыш кора. Кызлар да кияүгә чыга. Тик Саниягә генә кияү табылмый. Әлеге дә баягы кырыслыгы, усаллыгы комачаулый. Яше дә утызга җитәргә күп калмый. Шул чорда күрше авылда яшәүче апасы аны бер егеткә димли. Гомәр әнисе белән генә үскән, бик акыллы, басынкы, эшчән, сүз тыңлаучан егет була. Өйләнешәләр. Сания, әлбәттә, кияүгә чыккач та үзгәрми. Гомәрнең әнисен дә еш кына җәберли башлый.
Еллар акрынлап үз йомгагын сүтә тора. Гомәр белән Сания ике малайга гомер бирәләр. Малайларның кай арада үскәннәре дә сизелми кала. Мәктәп еллары да артта кала. Өлкән уллары Айрат, буй җиткереп, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Бераздан тимер юлга эшкә урнаша. Өйләнә. Фатир да бирәләр үзенә.
Шулай көйле генә яшәп ятканда Сания белән Гомәрләргә гаилә башлыгының төрмәдә утырган икетуган энесе Нәби кайтып төшә. Иреккә чыккач, әлбәттә, “азатлыгын” юарга салыша. Озын буйлы, таза ир була ул. Ә бер көнне Гомәр эшкә киткәч, күптән күзе төшеп йөргән җиңгәсе Сания белән “аңлашырга” сүз кузгата. Сания каршы килми. Шулай итеп, Гомәр эштән кайтуга алар үзләрен ир белән хатын булып таныштыралар. Гомәр, әлбәттә, бу мәсхәрәле хәлне бик авыр кичерә. Ә инде Нәби белән Сания бергә яшәргә чыгып киткәч, Гомәр үз-үзенә кул сала...
Нәби белән Сания өй алып яши башлыйлар. “Кәкрене кабер генә төзәтә” дигәндәй, Саниянең генә холкы бер дә үзгәрми. Шуның аркасында өйдә еш кына “буран” куба. Ә Нәби, хатынын тел белән җиңә алмагач, кулларын да эшкә куша торган була.
Язгы бер матур көндә Нәби белән Сания бакчага, яшелчә утырту өчен җир казырга чыгалар. Нәби азрак салмыш. Ә Сания, юк сәбәпне бар итеп, Нәбигә бәйләнә. Салмыш Нәби башта дәшми түзә, тик Сания генә туктарга уйламый. Түземлеге беткән Нәби күп уйлап тормый, Саниянең башына барлык көченә көрәк белән тондыра...
Санияне җирләгәннән соң Нәби эчкечелеккә сабыша. Хокук саклау органнарының да тикшерүе озакка сузыла. Шулай бер көнне, аракыга акча сорап, ул үги улына килә. Рәшит ул вакытта бакчаларында җир казыган була. Әлбәттә, ул Нәбигә акча бирми. Әрләшә башлыйлар. Шулвакыт Рәшит: “Син минем әнине шулай үтердең бит!” – дип, җан ачуы белән кычкыра да көрәкнең үткер ягы белән Нәбинең башына суга. Нәби, ни булганын да аңларга өлгермичә, гөрселдәп җиргә егыла...
Усаллык... Кайдан килә ул кешеләргә? Үз-үзеңне саклау инстинктымы, әллә бер-береңнән көнләшүме, я булмаса кешеләрдән бер карыш булса да өстен булырга тырышумы? Бу сорауларга җавап табуы да авыр.
Фуат Мусин.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев