Икесенә – бер язмыш. «Хатыны палатада ут йота, ә ул сөяркә коча»
Палатага терекөмештәй бер әбине урнаштырдылар. Күренеп тора: биредә беренче тапкыр гына түгел. Керә-керешкә: «Бүген Алинә дежур түгелме, аның кулы бигрәк йомшак инде», – дип сорау арты сорау яудырды. Без аны кызыксынып күзәттек, булдыра алганча сорауларына да җавап бирдек. Сания әби генә исе китмәгәндәй карашын телевизордан алмады.
Дамира карчыктан телевизор гына коткармый булып чыкты. Сумкаларыннан әйберләрен бушаткан арада, атың кем синең, язмышлар яратасыңмыни дип, Сания әбине «яуларга» кереште. Сумка төбеннән бер кочак газета тартып чыгарды да, менә моны укы әле син, үзебезнең татар язмышлары дип, Сания әбигә бер кочак газета китереп тоттырды. Бераздан тегесе караватында газета укый иде инде. Дамира карчык бу язмышлар белән күптән таныш, син аның менә бу җирен игътибар белән укы, бигрәк кызганыч дип, бүлмәдәшенә басымчаклык итеп тә ала. Ни гаҗәп, башкаларга күркә кебек кабарып, төртмә җавап бирүчән Сания әби дәшми, яңа танышы әйткәннәргә риза булып, ара-тирә башын гына кагып куя. Менә сиңа мә: без, өч хатын, бу «кыргый гөл»не берничек тә кулга ияләштерә алмаган идек, Дамира карчык бу эшне күз ачып йомганчы башкарды да куйды. Аннан алар бер-берсе белән баштан кичкәннәрен бүлешеп, уртак тумба өстендә чәйләп алдылар. Ике карчыкны нинди язмыш әсир итте икән дип, газетаны мин дә сорап алдым. «Татар хатыны ниләр күрми» кебегрәк итеп язылган бичара хатын язмышы икән. Бик белдеклеләнеп, хәзер болай була алмый инде, бу заманда кем изелеп яшәсен, дигән булдым. «Менә мин яшәдем», – диде Сания әби. Ниһаять, теле чишелде. Бераздан без барыбыз да аның тирәсенәрәк җыелып, ул күргәннәрне тыңлый идек инде. Асрау кыз – Әти безне ташлап киткәндә миңа өч яшь булган, аны хәтерләмим дә. Әни ике кызын ялгызы аякка бастырырга тырышты. Тормышыбыз авыр иде, шуңа күрә күршегә кайткан гаилә: «Кызыңны бала карарга Казанга алып китәбез, риза буласыңмы?» – дигәч, әни берсүзсез ризалашты. Ичмасам, шәһәрдә тамагы тук булыр, тора-бара аякка басар дип уйлагандыр, бичара. Миңа ул чакта әле 15 кенә яшь, паспорт та юк, авылдан справка юнәткәндә генә чыгып була. Кунаклар хәлле кешеләр иде, җайлап-майлап, кирәкле кәгазьне алдылар. Әмма бу гаиләдә озак яши алмадым. Хуҗаның миңа күзе төшеп, бәйләнә башлады. Мин елап хатынына сөйләдем. Ерак булса да, туган тиешле кеше иде, мәрхәмәтле булды, урамга куып чыгармады. «Сантехприбор» заводының тулай торагына урнаштырып, уку, эш мәсьәләсен дә хәл итте. Шулай итеп техникум студенты һәм завод эшчесе булып киттем. Портфель Тормышым 180 градуска үзгәрде. Иптәш кызларым барлыкка килде. Бергәләп эшкә бардык, бергәләп «пятачок»ларга танцыга йөрдек. Ә бер юлы заводтан чыкканда куеп кына торган җирдән портфелем юкка чыкты. Бик кайгырдым инде. Иптәш кызларым белән йөгерешеп эзләп тә йөрдек, сораштырып та карадык, беркем күрмәгән, белми, җир йоткан кебек булды. Борын салындырып тулай торакка кайтып киттек. Портфеленә бик ис китмәс иде, анда таныклык бар. Портфель табылмаса, иртәгә эшкә кертмиләр дигән сүз. Шулай эшсез калырмынмы, тормышым тагын җимерелерме, дип бик кайгырдым инде. Ә миңа гомер буе шулай булды: бәхетне куып тотам дигәндә генә ул шушы портфель кебек тота да юкка чыга иде. Мин хәсрәткә батып йөргәндә тулай торак янында берничә егет тора иде. Сүз катмадылар, кереп киткәнне мыек астыннан гына елмаеп күзәтеп калдылар. Иптәш кызым чая, шалт «эләктереп» алды бу карашларны, кызый, синең портфель шушыларның берсендә, диде. Муены сынган бәхет Шулай булып чыкты да. Иртән «проходной»да мәһабәт гәүдәле ыспай егет көтеп тора. Кулында – портфель. Ажгырып килгән хутка, бир, дип, портфельне тартып алмакчы идем дә, «телеграм баганасы» кулын өскә күтәрде дә, портфельгә минем буй җитмәс булды. Минем белән кинога барсаң, бирәм, ди. Кат-кат вәгъдә алгач кына бирде. Шулай итеп ул мине кинога, гомер күрмәгән ресторанга да алып барды. Ә көзен «кыз күрсәтергә» авылына алып кайтты. Егетнең нәселе дә, нигезе дә нык. Шуңа күрә әнисе, ярлы кызы кирәкми дип, башта ук кабул итмәячәген белгертте. Совет яшьләре бериш, дидем бугай әле, малаегыз үзегезгә булсын дигән кыяфәт белән ишеккә юнәлдем. Шунда әтисе култыклап алып, мине су буена алып төшеп китте. Шунда көтелмәгән сүз әйтте: малайны ташласаң, рәнҗим, диде. Баксаң, ул авылга бер мине генә алып кайтмаган икән инде, берсен дә ошатмаганнар. Әтисе мине кабул иткән булып чыкты, әби-бабалары да яраттылар. Шундый каршылыклы хисләр белән Казанга кайтып киттек. Завод безгә бер бүлмә вәгъдә итте, шуны гына көткәндәй, язылышып та кайттык, ирем, әти-әниләр көтеп тора, дигәч, туй ясарга авылга кайтып киттек. Безгә дуслар да иярде. Әмма авылда безне беркем көтми иде. Табын корылмагач, ирем аптырап, телеграмманы алмадыгызмыни, диде. Әнисе, юк, дип, кырт кисте. Юкны бар итеп табын кордык, мәҗлес күңелле булды анысы. Әнкәй белән генә мөнәсәбәтләр җылынып китә алмады. Казанда безне тагын бер көтелмәгән мәшәкать көтеп торган икән. Без авыз ачып йөргән арада, бүлмәгә башка хатын ордер алып, әйберләребезне ишек төбенә чыгарып тезгән булып чыкты. Квартирга керергә туры килде. Күрәсең, шушы хәлләр дә тәэсир итми калмагандыр, мин 22 яшемә чаклы балага уза алмадым. Көттереп кенә кызыбыз туды. Аңа Алисә дип исем куштык. Алисә тәпи йөрергә маташканда янә авылга кайтырга булдык. Шунда ирем әнисенә бөтен үпкәсен чыгарды: «Их, әни, тормышны башлаганда ук безнең бәхеткә киртә булдың, хәзер дә шулай. Ни киленеңне, ни оныгыңны күралмыйсың», – диде. Шуның кадәр рәнҗеп әйтте ул аны, әнисе, күземә күренмә, дип куып чыгарды. Ул арада дуслары килеп җитте, су коенырга дәштеләр, барыбыз бергә су буена киттек. Безгә әткәй дә иярде. Әткәй белән без шактый артта калдык. Бала коляскасы белән кантарлы юлдан кызу барып булмады. Без су буена килеп җиткәндә, кычкырышалар иде инде. Ирем яр буеннан йөгереп килеп сикергән дә чыкмый икән. «Ашыгыч ярдәм» килгәндә аны судан чыгарганнар иде инде. Муены сынган, диделәр. Анасы, миңа күрсәтмәгез, Казанга алып китегез, диде. Табиблар, селкетергә ярамый, дип каршы килсәләр дә, мин бала имезергә чыккан арада улларын утыртып караганнар. Икенче көнне җан бирде. 23 яшемдә имчәк баласы белән тол калдым. Шуннан тормышым мантымады инде. Кыйналган җаннар Икенче ирем белән «пятачок»та таныштым. Биергә яратты. Бергә яши башлагач, йөрмисең танцыга, дип тавыш куптара идем. Исе китеп тормады, ишектән чыгармасалар, тәрәзәдән чыгып кача иде. Эчеп кайта башлады. Эчкән саен кул күтәрә. Мине генә түгел, кызымны кыйный. Мин эштә чакта баланы өйдән куып чыгара, берничек тә тыеп булмый иде шуны. Уртак балабыз тугач та, йомшамады. Хәер, үз кызына да исе китмәде. Тәртипсез тормыш эзсез узмады билгеле, чирләде бу. Операция булды, сакларга килдем. «Синдә – яман чир, тартырга ярамый», – дисәләр дә, тыңламады. Тартырга дип чыгып китә дә, озак кына керми тора. Мин палатада көтәм. Бер көнне медсестра керде дә: «Әйбәт урнашкан бу абзый, хатыны палатада ут йота, ул коридорда сөяркә коча», – диде. Хастаханәдә дә тик тора белмәде… Ул тынып калгач, палатадашлары, ярар, Сания, картлыгың тынычлыкта, шөкер, дип юатырга тырыштылар. – Әй, хатыннар, белмисез хәлләремне, гомер буе кыйналып яшәгән олы кызым минем язмышымны кабатлый, – диде дә, елап җибәрде…
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149141/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев