Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Икмәк” комбинаты җитештергән ризыклар – табын күрке (+фоторепортаж)

Бәйрәмнәр якынлаша. Табигый һәм хәләл, сыйфатлы  ит һәм камыр ризыкларын каян алырга? Сезгә Балтачыбызның “Икмәк” комбинаты ярдәмгә килер.

Биредә бәйрәм табыннарыгызны бизәр өчен телегезне йотарлык икмәктән башлап ыслаган ит ризыкларына кадәр тәкъдим итәләр. Казылык, бастырма яки ыслаган каз, тәмле икмәк, помадка конфеты… Күңелең ни тели, сатып ал. Боларны сез комбинатка заказлар биреп яки һәр пәнҗешәмбе комбинат каршындагы сату мәйданчыгында үтә торган базардан һәм “Икмәк” кибетеннән сатып ала аласыз.

Колбаса цехында бөтен төр итләрне ыслаудан тыш, колбаса, казылык, сосиски, сардельки, купаты, бастырма әзерлиләр. Ыслаган итләр нигездә бер атна, ә колбаса 2-3 көн эчендә әзер була. Сатуга чыккан ит ризыклары бары шәхси хуҗалыкта үстерелгән мал итеннән җитештерелә. Бар да хәләл, бар да бәрәкәтле.

“Икмәк” комбинаты пешергән ипи исә икмәк камырына куелган “баш”ны мәҗбүри кабартмыйча, биологик өстәмәләр кушмыйча гына пешерелә. Тәмле, файдалы, туклыклы һәм шул ук вакытта сыйфатлы да.

Килегез, күрегез, заказлар бирегез. Заказлар бирү өчен телефон – 89872700893.

“Икмәк” комбинаты җитештергән ит һәм камыр ризыклары сезнең табыннарны бизәсен!

Адрес: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 132 йорт. Белешмәләр өчен телефон: 8(843)68 2-59-90, 2-45-90.

 

 

Колбаса – 80 сум (фарш бәясеннән, килограммы)

Казылык –115 сум (килограммы)

Итләрне ыслау – 65 сум

Каз ыслау –250 сум (данәсе)

Үрдәк, чеби, куян ите ыслау –150 сум (данәсе)

Шулай ук биредә:

– балыклар тозлыйлар һәм ыслыйлар;

– хуҗалык итеннән югары сыйфатлы пилмәннәр ясыйлар;

– җиде төрдәге су, квас;

– мармелад һәм помадка конфетлары;

– озынча һәм ромбиклап киселгән токмач;

– печенье һәм сохари пешерәләр.

Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Автор фотолары

(Реклама хокукында)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икмәк комбинаты