Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Илһам Әшрәфҗанов «Сабан туе баш батыры кем булыр?» дигән сораштыруның җиңүчесе

«Сабан туе баш батыры кем булыр?» дигән фаразлауның җиңүчесе билгеле булды, ул - Илһам Әшрәфҗанов.

Аның фаразы буенча Сабан туе баш батыры Фердинанд Вәлиев булачак диелгән иде һәм ул электрон почтабызга 4нче июнь көнне 21 сәгать 51 минутта килеп иреште. Илһам әфәнде Балтач район Сабантуй бәйрәмен үткәрү комиссиясенеӊ истәлекле бүләгенә лаек булды. Котлыйбыз!

Ә аноним тавыш бирүгә килсәк райондашларыбыз Хәйретдинов Ринат район Сабан туеның баш батыры булыр дип фаразлап, Фердинанд Вәлиевны исә бишенче баскычка гына куйганнар иде.

Сораштыруда катнашкан барлык укучыларыбызга да рәхмәтләребезне җиткереп, алга таба да бәйгеләребездә актив катнашырсыз, бергә булыйк дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250