Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җиләк сатып баеп буламы?

Була икән. Әгәр ай буе җиләк җыеп сатып ятсаң, сезонга 150-200 мең су акча эшләп алырга мөмкин.

Хәзер инде элеккеге кебек сату өчен түгел, күбрәк кышка запас туплап калырга тырышабыз. Әмма ике-өч көн булса да җиләк сатсаң, күңел ярсуы басыла.

Җәйге ялымны ирем ягында Кукмара районында уздырдым. Биредә Мамадыштагы кебек ашыгып җиләк тә җыймыйлар, сатучы да юк. Ике сәгать ярымга мин 15 литр, кызларым икесенә 10 литр җиләк җыйды. Безгә ияргән сеңлем дә ике чиләк тутырды. Өйгә кайткач, без бу җиләкләрне сатарга булдык. Җиде — 5 литрлы, ике майонез чиләге җиләгебез булды. Мамадыш районында урнашкан Сайкичү базарына китек. Ирем авылыннан базарга кыска юл бар. Ярты сәгатьтә барып җитәсең. Без килгәндә базар гөрли иде. Вирус сәбәпле, маска киясе, кулда пирчәткә булырга тиеш. Сату урыны өчен дә түлисе икән. Бер үзбәк абзый талон биреп тора. Кыйммәт түгел – көнозын җиләк сату 50 сумга төшә. Ул көнне минем җиләкләрне яраттылар. Ике сәгать эчендә 5200лек җиләк сатылды.

Икенче көнне безгә 12 яшьлек энем, 7 яшьлек сеңлем дә кушылды. Бу көнне җиләккә ике тапкыр бардык. Кичке дүрттә сатарга киттек. Кичәге урында җиләк сатучылар да күп. Якынрак килгәч, эчкә җылы йөгерде. Алар каен җиләге сата икән. Җитмәсә, дус кызым да килеп баскан. Җиләкне тизрәк сату серләре белән бүлеште. Җиләкле чиләкне матур итеп тезеп куярга гына түгел, ә бераз «күпертеп» тә куярга кирәк икән. Чиләккә матур итеп өелгән җиләкне күргән һәр туктаган машинадагылар миңа гына килә хәзер. Бу көнне 9300 акча эшләнде. Хикмәт, акчада да түгел! Җиләк җыеп, мин ял итәм.

Дөрес, гаиләләре белән җиләк сатып өй төзегән, түбә алыштырган, гараж төзегән, машина алган авылдашларым бар. Ялларын җиләк вакытына туры китереп кайтучылар да күп. Сайкичүдә 5 литрлы чиләктәге җиләк 600-800 сум тора. Каен җиләгенең бер литры сезон башыннан бирле 500 сумнан төшми.

– Җиләк чоры безнең авыллар өчен генә түгел, теләге булган һәркемгә акча эшләү өчен мөмкинлек ул. Җиләклек тапсаң, кая барып сатарга да була. Хәзер без күбрәк җиләкне заказга җыябыз. Үз клиентларыбыз бар. Кайбер көнне базарга да чыгабыз. Биредә дә әйбәт сатыла. Булган акчага шөкер итәбез. Юктан килгән байлык бит ул. Тормыш көтәргә, кредитлар түләргә, матур киенергә, рәхәт яшәргә җитә ул акча, – ди җиләк сатучы Лилия Вәгыйзова. – Балалар да эшкә өйрәнеп үсә. Бездә урамда йөрүче, телефон тотып уйнап утыручы бала юк. Барысы да акча эшли. Мәктәпкә әзерләнерлек кенә түгел, җаны теләгән әйберне алырлык мөмкинлек туа. Башта без шулай үстек, хәзер балалар шуны кабатлый.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

https://vatantat.ru/2020/07/28862/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиләк