Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җиләк җыясыӊмы? (фото)

Бу көннәрдә бергә очрашкан хатын-кызларның иӊ күп сөйләшкән сүзе, мөгәен җиләк турында барадыр: кем нинди җиләк, кайдан, күпме җыйган, кайсы җирдә тагы да күбрәк, җиләкне ничек эшкәрткән һәм башкалар.

Дөрестән дә авылда, печәнгә кереп китәр алдыннан бушанып торганда, бар халык җиләк җыю кәсебенә кереште. Тәме һәм дәвалау үзенчәлеге белән данлыклы каен җиләгенеӊ вакыты үтеп тә бара бугай. Соӊгы елларда безнеӊ якларда бик очрамаган бу җиләкне җыюныӊ әмәлен хәзер таптык, Мари урман-кырларында райондашларыбызны күпләп очратырга мөмкин. Инде җир җиләге җыю вакыты. Тау битләренеӊ кояшка караган якларында җиләк өлгереп, көя башлаган булса, башка урыннарда әле пешеп җитмәгән. Еланнардан, ерткыч хайваннардан саклану чараларын күреп, җәйнеӊ безгә татлы бүләген күп итеп җыеп, исән-имин үзебезгә ашарга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250