Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җилкәнсез кораб хуҗасы

Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан якты истәлек

Шаулый диңгез,

Җил өрәдер,

Җилкәнен киргән кораб!

Төн вә көндез

Ул йөрәдер:

Юл бара ят ил карап…

Дәрдмәнд

Гадәттә кунакка гел күчтәнәч белән йөри идем, бу юлы буш кул белән барып кердем, шулай килеп чыкты. Сумкамда булган бердәнбер әфлисунны аңа суздым. Ул күчтәнәчне алды да: «Алайса мин дә сезгә күчтәнәч бирәм инде», – диде һәм өстәлдән шундый ук сары әфлисун алып килеп минем кулыма салды.

Ул мине ачык төстәге күлмәктән һәм джинсы чалбардан каршы алды. Чәчләрдә – чал, күзләрдә – ялгызлык, маңгайда җыерчыклар булса да, бу кешегә алтмыш биштән артыкны биреп булмый иде.

«Православие динен тотучыларда Покров көне бар, 1940нчы елдагы шушы бәйрәм – минем туган көн, – диде ул. – Әти хәбәрсез югалган, мин гаиләдә бердәнбер бала. Күп җиргә күчеп тә йөрергә туры килде. Авырмы дисең син, авыр булды инде...»

Бу кешенең дөньяга карашы миңа шундый сәер һәм бердәнбер дөрес кебек тоелды. Тормышта ни генә килеп чыкса да, ул: «Нишлисең инде, шулай булды инде менә», – дип әйтәдер сыман иде. Аны нәрсә шулхәтле яшь күрсәткәндер, белмим. Бәлки ул үпкәләрдә утырып калган диңгезнең шифалы җиледер, ә бәлки бу кешедәге тормышка булган гаять тыныч һәм гади караштыр.

«1960нчы елдан флотта хезмәт иттем. Төрле илләргә рәсми визитлар белән йөри идек. Корабльнең озынлыгы 154 метр иде, шунда 412 кеше яшәдек. 2 тапкыр Болгариядә, 4 тапкыр Сириядә, Франциядә, Румыниядә, Гвинея-Бисау, Нигерия, Марокко, Эфиопия, Йемен, Ливанда, сугыш вакытында Мисырда булдык, 76нчы елда Анголага барганда да анда сугыш иде, Кубада чакта Фидель Кастро килде, безнең корабльдә йөрде». Барлык күргән илләрен сөйләп бетерми, үзе очраткан тарихи шәхесләргә дә сокланып яки алар белән очрашуына гаҗәпләнеп карамый иде ул.

«Әйдәгез, мин сезгә фотоларны күрсәтим әле», – диде дә, әллә каян әллә нихәтле фотокарточкалар табып алып килде һәм янәдән сөйли башлады...

«Безнең корабль «визит вежливости» ясап йөри иде. Рәсми визит белән баргач, без президент, оборона министры, флот командующие белән очрашырга тиеш. Гвинея-Бисауга кергәндә Жеба (Геба) исемле елга бар. Анда су килү-су китү була. Без визит ясарга киттек, ә килгәндә корабль ярда юк иде. Су белән бергә төшеп киткән булган».

Шуларны әйтеп бетергәч, яңадан киштәгә үрмәли башлады, аннан шакмаклы түбәтәй киеп төште. «Анголада вакытта бездә Ташкенттан килгән «Бахор» ансамбле булды. Анда татар кызлары да бар иде. Шушы түбәтәйне бүләк иттеләр, мин аны киеп тә йөрдем әле...»

Аны тыңлап утырганда, флотта хезмәт итү гаҗәп күңелле һәм мавыктыргыч икән дигән уйлар туа иде, ирексездән үзем дә ул сөйләгән хәлләрнең һәрберсендә катнашырга хыяллана башладым.

«Бервакыт акула тоттык. Кызык өчен генә инде. 3,15 метр иде. Моряк-лар тешләрен алып муеннарына да тагып йөрде әле. Махсус кармак ясап, аңа ит эләктердек, шуңа капты. Акула эченнән скелет та чыкты, сарык булгандыр, мөгаен». Сөйләгәндә ул бик җитди, ә аның өчен аермачык әйберләр турында сорасам, тагын да җитдигә әйләнә иде. Шуңа карамастан, бик еш елмайды, аның елмаюыннан һәм тавышыннан кешеләргә булган мәхәббәтен чамалап була иде.

«Гвинеяда торган чакта безнең балыкчылар белән очраштык. Безнең ул вакытта ит беткән иде, алар безгә ит һәм утраулардан җиләк-җимеш алып килеп тордылар. Чынлыкта без Гвинеяда Президент Секу Турены саклап тордык. Аның туганы переворот әзерләгән дип сөйләделәр. Переворот ясамакчы булган 400 кешене юл буенча асып куйганнар иде...

Визит булганда ачык ишекләр көне үткәрә идек. Махсус ипи пешерәбез. Килүчеләргә кара ипи бирәбез, шундый куанып китәләр иде инде».

Җир йөзендәге иң матур урын дип Кубаны атады. Бу илдә башка илләрдә очратмаган бүтән төрле матурлык тапкан иде ул. Кубадан булган фотографияләрне аерым туплап саклап барган һәм минем алдыма да иң беренче шуларны куеп: «Менә болары Кубадан», – дигән иде.

Хәрби серләр, яраланулар, штормнар турында сорауларга исе китми иде, аларга һич кенә дә гадәттән тыш хәлләргә караган кебек карамады. «Яраланганым юк», «штормнар булмыйча калмый инде ул», «командир допущен к сек-ретным документам», – дип кенә әйтте. Боларга аерым игътибар бирүне кирәк санамый, һәрберсен тормышның үзе итеп күрә иде.

Фотога төшерим дигәч, формадан төшәсе килеп, тиз генә киенеп куйды һәм кисәк кенә олыгайды. Шул вакытта гына каршымда 78нче яшен тутыручы өлкән кеше басып торганлыгын аңладым. Бу форма әйтерсең ул тойган һәр хисне, ул күргән бар авырлыкларны, ул катнашкан бөтен вакыйгаларның истәлеген үзендә саклый иде.

Павлов Андрей Петрович 1940нчы елда Ушмада туа. Әтисе хәбәрсез югалган. Күчеп китеп, гаиләсе белән Кемерово өлкәсендә бер ел яшиләр, 1950нче елда Иркутск өлкәсенә Усолье-Сибирское (шәһәр янында 1947-1953нче елларда ГУЛАГ системасына кергән лагерь булган) шәһәренә күчәләр. Анда хәрби частьтә торалар (үги әтисе сверхсрочник булып шунда бара).

1960нчы елда армиягә китә. Ике ел хезмәттән соң Севастополь шәһәрендә П.С.Нахимов исемендәге училищега керә. 4нче курсны бетергәч Севастопольдәге бер кызга өйләнә (Кызлары туа. Гаиләсе янына ялларга кайтып йөри. Бер тапкыр үзләре дә Андрей Петрович янына килә). Анда биш ел укыгач, төньякка китә, чөнки су асты көймәсендә йөзәргә тиеш була. Кайнатасы (шулай ук хәрби), аңа әйтмичә генә, ул төньякта тора алмый дип справка җибәрә. Ялга кайткач та училищега китә. Инженер БЧ-2 була. «Грозный»исемле ракеталы крейсерга («Грозный» – 58нче проект буенча төзелгән ракеталы крейсерларның берсе. Андыйлар 4әү генә төзелгән: «Грозный», «Адмирал Фокин», «Адмирал Головко», «Варяг». Корабльләргә каршы ракеталы коралы булган беренче совет ракеталы крейсерлары) бара. Һинд, Атлантик, Төньяк океаннарда йөзә. Бик күп илләр һәм тарихи шәхесләрне күрә. Гади моряктан корабль командирына кадәр күтәрелә. 1986нчы елда 2 ранг капитаны дәрәҗәсендә хезмәтен тәмамлый.

Андрей Петровичның Мәскәүдә кызы, оныгы һәм оныгының 3 яшьлек баласы бар.

Язма 2018 елда, Хәрби диңгез флоты көне алдыннан газетабызда басылган иде. Андрей Петровичны искә алуыбыз аның рухын шат кылсын.

Миләүшә Гафурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе