Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җиләкле чизкейк әзерлибез

Кирәк булачак: 200 грам печенье һәм 75 гр атланмай. Печеньены ваклап, май белән бутыйбыз. Әлеге массаны чизкейк пешереләчәк савыт төбенә җәябез.

Эчлек өчен: 600 гр эремчек, 300 гр каймак, 180 гр шикәр, 3 йомырка, 3 аш кашыгы крахмал, ярты лимон согы, 10 гр ванилин кирәк булачак. Каймак 20 процентлы, ә эремчекне 9 процентлыны алырга киңәш ителә. Эремчек белән йомырканы әйбәтләп бутыйбыз. Алар бүлмә температуроасында булырга тиеш, ул очракта продуктлар әйбәт кушылачак. Шул массага башка продуктларны да кушып, әйбәтләп болгатабыз. Бик куе килеп чыкса, тагын бераз каймак салырга мөмкин. Теләгән очракта, 300 гр җиләкне ваклап салырга була.
Әлеге кушылманы печенье өстенә агызып, 160 градуска кадәр җылынган духовкада 1 сәг 20 минут пешереп алабыз һәм төнгегә суыткычка куябыз.
Чизкейкны җиләк белән бизибез. Җиләкләрнең бер өлешен блендер белән изеп, шикәр белән бутыйбыз һәм киселгән чизкейк кисәге өстенә салып бирәбез.
 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/ilkle-chizkeyk-zerlibez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев