Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Җилкәннәр җилдә сынала” – Илмира Кузьминаның юбилей кичәсе

Илмира Гаденан кызы Кузьмина Үзбәкстанның Термез шәһәрендә туып, бәхетен әнисенең туган төбәге Балтачта тапкан.

1987 - 1990нчы елларда район мәдәният йортында директор, аннары 1995нче елга кадәр район судында сәркатип вазыйфасын башкара. Район үзәгендә гимназия ачылгач, аның беренче директоры Васыйл Шакиров чакыруы буенча, бирегә хореограф булып килә. Коллективта тынгысыз хезмәткәргә, укучыларның яраткан укытучыларына әверелә. Бию буенча студияләр оештыру, сәламәтлек нигезләреннән дәресләр бирү, психолог вазыйфасы, рус теле укыту кебек бер-берсеннән шактый ерак торган өлкәләрне колачлый. Соңгы дистә елда биредә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.
Илмира Кузьмина газета укучыларыбызга иҗади шәхес буларак таныш. Безнең хәбәрчебез һәм "Җыр яшәргә көч бирә" (2005) исемле шигырьләр китабы авторы ул. 17нче февраль көнне ул район мәдәният үзәгендә "Җилкәннәр җилдә сынала" дип исемләнгән юбилей кичәсен үткәрә.
Илмира ханым белән якыннан аралашасыгыз килсә, әлеге кичәгә рәхим итегез. Башлана 19.00 сәгатьтә, керү ирекле.
Фото6 http://ilmira-kuzmina.moikrug.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250