Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җиңүләргә рухландырган «Ватаным»

...2012нче ел минем өчен олы юбилейлар елы булып истә калды. Ел башында районыбызның «көзгесе» булган, мәктәп елларында ук (1966 ел) беренче язмам басылып, 47 ел дәвамында, үзендә йөзләрчә мәкаләләремне райондашларым хозурына ирештергән, мине кеше арасына керткән «Хезмәт» газетасына 80 яшь тулды. Менә быел яратып укый торган газетабыз - «Ватаным Татарстан»ның...

Республикабызның төп басмасы «Социалистик Татарстан» газетасының беренче саны чыгуга 50 ел тулу бәйрәме белән күңелгә уелып калган. Республикабызның йөрәк тибешен чагылдырган газетаның юбилее редакция стеналары эчендә, газета битләрендә генә, кыскасы, Казанда гына «кайнап» калмады, редакция «күчмә» төсмерен алып, шәһәр, авылларда, кырларда, җәйләүләрдә үз укучылары белән очрашып, бәйрәм шатлыгын уртаклаштылар. Безнең «Кызыл Татарстан» колхозына тулы бер иҗат төркеме белән ул чактагы баш мөхәррир Шәмси ага Хамматов килде. Үзе үк КПСС өлкә комитеты әгъзасы Шәмси Хәбибуллович безгә үзенчәлекле бүләк тәкъдим итте: газета исемен йөртергә! (Гел «Кызыл» булып тормагыз дигәндер инде, мәрхүм). Дәрәҗәле исем күңелләренә хуш килеп, зур горурлык хисләре кичергән хезмәтчәннәребез исемне аклау өчен күтәренке хезмәт йөкләмәләре кабул иттеләр. Хезмәт күрсәткечләре белән электән үк районыбызда сынатмаган хуҗалык чирек гасыр дәверендә нәкъ менә газета исемендә булып чәчәк атты, республикада, хәтта элекке Союзда да танылды. Районда, республикабызда беренчеләрдән булып, фермаларда ике сменалы эш оештырылды, терлекчеләр йорты, ашханә аякка басты. Хуҗалык карамагына кергән 4 авылда да яңа мәдәният йортлары, кибетләр калкып чыкты. Сыер савучылар арасында районның беренче «дүртмеңчеләр»е, «бишмеңчеләр»е дә «Татарстан»лылар булды. Һич арттырып әйтмим, колхоз ул елларны чын мәгънәсендә бөтенсоюз социалистик ярыш һәм алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Безнең эш алымнарын үзләштерергә республикабыз районнарыннан гына түгел, хәтта элекке СССР дәүләтенең төрле почмакларыннан да килделәр. «ВТ» журналистлары районда социалистик ярышны контрольдә тоттылар. Ярышка даими йомгак ясап, җиңүче коллективларга «Социалистик Татарстан» газетасы вымпелын тапшырдылар. Газетада районыбызның хезмәт коллективлары турында язмалар даими басылып торды. «Зур гәҗит» белән аралашу, тыгыз элемтә, бездәге һәрбер яңалыкның, матур үзгәрешнең аның битләрендә яктыртылуы хезмәтчәннәребезне яңадан-яңа хезмәт җиңүләренә этәрде. Колхозыбыз 1981нче елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, башка олы хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Бу уңышларга ирешүдә хезмәт сөючән барлык авылдашларымның да өлеше керде. Колхоз рәисләре Йосыф һәм Харис Галимуллин-нар гомерләрен хуҗалыкны, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, авыл халкының хезмәт һәм яшәү шартларын яхшыртуга багышладылар... Соңгы 16 елда аларның эстафетасын Рамил Нотфуллин дәвам итте. Игелекле эшләре белән халыкның ихтирамын казанды. Үзенә олы хөрмәт һәм ышаныч күрсәтелеп, район башлыгы итеп сайланды. Әле дә «Татарстан» - ышанычлы кулларда. Айнур Нотфуллин, яшь җитәкче булса да, туган авылын, аның кешеләрен, табигатен яратуы, гадилеге, тәмле телле булуы нәтиҗәсендә уңышлы җитәкчелек итә. «Ватаным Татарстан» газетасы безне һәрчак үзенең җылы канатлары астында тота. Бүгенге язмамда туган колхозым, аның «ВТ» белән тарихи бергәлеген тасвирлаганда, уңышларыбыз белән горурланганда безнең кечкенә генә хезмәтләребезне дә күреп үсендергән, яңа җиңүләргә рухландырган, күңелләребезгә шатлык бүләк иткән чал чәчле, әмма һич тә картаймас «Ватаным Татарстан»ның да хәйран зур өлеше булуын чын күңелдән танырга кирәк. Бик зур рәхмәт сезгә! Үземнең шәхси тормышыма да яктылык, нур, күңел җылысы бүләк итте «Ватаным». Ятимлек, фәкыйрьлек белән кимсетелгән балачагымнан мөстәкыйль тормышка аяк басканда һәм гомумән гомер юлымда республикабыз матбугаты мине рухландырды, җылы канаты астына алды. Узган ел юбилеем уңаеннан, «ВТ»ның үз хәбәрчесе Гөлсинә Хәбибуллина минем хакта «Җитмеш һөнәрле Рамазан» дигән язма белән чыкты. Шунда ук бирелгән «ВТ»лыларның мине котлавы һәм изге теләкләре йөрәгемә сары май булып ятты. Өр-яңа газетаны кулга алганда безнең Балтач кызлары - шул ук Гөлсинәбезнең, Сәрия Садрисламова һәм Лилия Нурмөхәммәтоваларның да йөрәк, кул җылылары керүенә горурлык хисләре кичерәм. «ВТ»ның иң өлкән каләм ияләренең берсе Зөлфәт Хәйруллинны районыбызда белмәгән кеше бар микән? Районыбызга очрашуга килгәч М.Сәфәров безгә үтемле юнәлешләр, киңәшләрен бирде, үзләре белән элемтәдә торучы берничә авторга бүләкләр тапшырды. Минем хакта да җылы фикерләрен әйтеп, «Газета эшенә керткән шәхси өлешем һәм казанышларым өчен» (диплом) һәм «ВТ» тарихын чагылдырган китап белән бүләкләде.
Рәсемдә: журналист Мөнир Абдуллин ферма мөдире Гарифҗан Хәкимовка күчмә вымпел тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250