Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Илсаф Нуриев: "Конкурста сынау узганда ялан кул кычыткан йолкыдым" (фото)

Ана өчен хәрби хезмәттә булган улын көтүдән дә авыр сагыну хисе бармы икән ул?! Юктыр мөгаен.... Көшкәтбаш авылында яшәүче Гүзәлия ханымны да төн йокыларын бүлеп, улы Илсафны сагыну хисләре били. Улы Илсаф Рязань шәһәрендәге В.Ф.Маргелов исемендәге хәрби югары һава-десант командирлар училищесының беренче курсында укый.

Анда белем алу хәрби хезмәттә булу белән бер дәрәҗәдә. Зур әзерлекләр, чыныгулар, күп ихтыяр көче таләп итә. Гади генә бер авыл малае өчен яңалыклар да, каршылыклар да җитәрлектер шул биредә... Тик шулай да, Илсаф сынатмый. Кечкенәдән үк хыялын чынга ашыру өчен ул үз өстендә нык эшли, спорт белән шөгыльләнүе, бигрәк тә көрәшне үз итүе аңа ярдәм итә. Мәктәптә дә яхшы укыган, хәрби чараларда да актив катнаша торган була.
Илсаф Нуриев - Рязаньдагы әлеге хәрби уку йортында белем алу бәхетенә ирешкән, үз тырышлыгы белән укырга керә алган районыбыздан бердәнбер егет. Әле алай гына да түгел, хәзерге көндә Татарстаннан анда, нибары 5 кенә егет укый икән. Илсаф Нуриев училищеда 6 ай белем алгач, шушы көннәрдә туган авылы Көшкәтбашка кайтып, гаиләсе янында ялда булды. Аның ялга кайтуы турында ишеткәч, берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым:
- Илсаф, ничек шулай еракка китәргә булдың, якын тирәдәге хәрби училищеларга гына керергә уйламадың?
- ВДВ - бу минем балачак хыялым. Десантниклар турындагы фильмнарны яратып карадым, алар турында кызыксынып укый идем. Парашюттан сикерәсе килү теләге дә көчле булгандыр... Иптәшләремнән аермалы буларак, киләчәктә үземне хәрби кеше итеп күрергә теләдем, шуңа да нәкъ менә хәрби уку йортын сайладым да инде. Кечкенәдән погонлы киемнән йөрүчеләргә, хәтта милициянерларга (ул чакта шулай йөртелә иде әле) кызыгып карый идем. Бу минем өчен ул вакытта зур бер хыял иде. Үскәч "военный" булам дип, үз-үземә сүз биргәнем әле дә истә.
- Хыялыңа ирешкәнсең, әлеге уку йортына керә алган Балтачтан син бердәнбер егет тә икәнсең әле...
- Әйе. Миңа райондагы военкоматта да, Татвоенкоматта да , "Энем, йөрмә дә, син анда барыбер керә алмыйсың", диделәр. Менә шул сүзләргә җавап итеп, мин барыбер укырга керәм, дип көчле үҗәтлек белән тырыша башладым. Беркем дә ышанмады, бары тик бертуган абыем Илнур гына мине чын күңеленнән аңлады, чөнки кеше ышанмаганда да, ул ышана иде. Минем күп кенә җиңүләремдә абыемның өлеше зур. Аңа рәхмәтлемен. Ул булганда башка мотиваторлар кирәкми дә. Ул рухландырганнан соң, жиңелергә мөмкин түгел уже...
- Конкурс бик катлаулы идеме, иң авыры, истә калганы нәрсә булды?
- Рязаньдагы бу училищега бик күп төбәкләрдән киләләр. Барлыгы 20 мең чамасы егет булганбыздыр. Конкурстан бары тик 600ләп кенә кеше калды. Бер урынга 12 кеше иде. Мин 122нче булып кабул ителдем. Монда конкурсны үтәр өчен бик зур физик әзерлек кирәк. Таләпләр катгый, биремнәр берсенән-берсе авыр. Көчне, җитезлекне, тапкырлыкны да тикшерәләр. Кимчелек, җитешсезлек тапсалар, шунда ук "Юк! Үтмәдең!" дип кайтарып җибәрәләр. Ә иң истә калганымы, ул - ялан кул белән кычыткан йолку булды. Түздем, чыдадым инде...
- Сабыр икәнсең үзең, афәрин! Ничә ел укырга кирәк, уку авырмы, стипендия түләнәме - шулар хакында да сөйләп үт әле?
- Училищеда 3 ел укырга кирәк. Аннан соң өстәмә 7 ел контракт төзеп калырга мөмкин. Әйе, стипендия түләнә, ай саен 2 мең сум счетка күчеп бара. Уку җиңел түгел инде, әлбәттә. Авыр булса да, миңа бик ошый. Анда укыр өчен бик нык чыныккан һәм мөстәкыйль булу кирәк. Мин мәктәптә укыганда Норма мәктәбе базасында оештырылган "Аэроплан" түгәрәгенә йөрдем. Анда күп кенә нәрсәләргә төшендем. Беренче тапкыр Коркачыкта парашюттан сикердем. Инде барлыгы җиде мәртәбә парашюттан сикергәнем бар.
- Синең бу юлны сайлавыңны якыннарың ничек кабул итте?
- Шатланучылар да, "Ник бу юлны сайладың, үзеңә авыр була бит", дип әйтүчеләр дә булды. Якыннарым хәрби училищеда укуымны хуплый. Әле менә ялга кайткач үзем белем алган Түнтәр мәктәбендә очрашуда булдым. Укыткан укытучыларым, укучылар белән күреп сөйләштем. Аларның сорауларына җавап бирдем. Истәлеккә фотоларга төштек, очрашу бик күңелле булды. Санаулы вакыт тиз үтә, инде менә тагын китәргә кирәк.
- Илсаф, әңгәмәң өчен рәхмәт! Синең кебек лачындай егетләр күбрәк булсын иде ул. Гел шундый кыю, тәвәккәл, тырыш булып кал. Исән-сау укып бетереп, максатларыңа иреш! Ә әти-әниең һәм якыннарыңа сабырлык телибез. Киләчәктә синең уңышларыңа сөенеп, горурланырга язсын!
27 гыйнварда, изге җомга көнендә Илсаф Нуриев кабат юлга кузгалды. Хәерле юллар, уңышлар сиңа, Илсаф! Ватанны саклардай шундый ул үстергән Гүзәлия һәм Илфат Нуриевларга рәхмәт инде.
Әңгәмәдәш - Ясминә Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250