Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Илсөя Бәдретдинова ире белән ник аерылышкан?

"Илсөя ханым белән Илфак Шиһапов бергә тормыйлар икән" дигән имеш-мимешләр халык телендә күптән йөрсә дә, әлеге пар гаилә хәлләре турындагы серне озак вакыт халыкка чыгармады. Бу сүзләрнең чын хәл булуы шушы көннәрдә ачыкланды.

Илфак Шиһаповның "Ирек мәйданы" газетасына биргән әңгәмәсеннән соң барлык имеш-мимешләргә дә, ниһаять, нокта куелды. Шулай итеп, «аерылган» хатынның хәлләрен белешү ниятеннән, Илсөя ханым белән элемтәгә кердек. Уңган-булган Илсөянең җиң сызганып эшләгән вакытына туры килдек. Трактор белән (рульдә үзе!) печәнгә барган чагы иде аның...

- Илсөя ханым, ирегез белән аерылышкансыз икән, дигән сүзләр йөри. Дөресме?
- Әйе, дөрес. Ике айдан артык бергә тормыйбыз инде...

- Хәзер ничек яшисез?
- Ул аерым, мин аерым. Без бит Илфак белән язылышып тормадык. Шуңа күрә без аерылышмадык, ә ир белән хатын булудан гына туктадык.

- Аерылышуның сәбәбе нидә?
- Эчкәнгә күрә аерылдым. Без тора башлаганда ук "Бер вакытта да бер-беребезне азаплап яшәмәскә" дип сүз биргән идек.

- Нариман кем белән соң?
- Минем белән. Әле монда янымда утыра. Икәүләшеп тракторны үкертеп печәнгә килдек әле. Урман һавасы шәп.

- Алга таба ничек эшләргә җыенасыз?
- Бергә эшләячәкбез! Без дуслар булып калдык.

- Аерылышкан ир белән хатын арасында дуслык буламыни?
- Нишләп булмасын? Аерылышсак та, Илфакны яманлап бер сүз дә әйтергә җыенмыйм. Аның шикелле яхшы кеше юк ул. Ул үз эшенең остасы: менә дигән журналист.

- Ирегегез «кыса» икән, башка җырлатмый икән, дигән сүзләр дә ишетелде...
- Башта шулай дип әйткән иде. Хәзер җайланды. Алга таба да бергә эшләячәкбез!

- Артык борчылмыйсызмы?
- Аллага шөкер, барысы да әйбәт. Улым белән рәхәтләнеп авылда ял итәбез. Безгә авыл булса, бернинди чит ил дә кирәкми.


Интертат.ру

Фото: http://matbugat.ru/news/?id=11976

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250