Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Илүзәбез алтын медаль иясе

Республика командасы җиңүендә райондашыбыз Илүзә Солтанованың да өлеше бик зур

“Миңа ышанучылар, минем өчен ныклы терәк булганнар ярдәме белән җиңүгә булган ышанычым беркайчан да сүнмәде”, ди Илүзә.

Татарстан җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль яулады. Әлеге җиңүләрдә райондашыбыз  Илүзә Солтанованың да өлеше бик зур. Татарстан командасы рейтингның абсолют лидеры булган Мәскәүгә генә оттырды.

Райондашыбыз, Балтач урта мәктәбенең элеккеге укучысы, быел Казан медицина көллиятен тәмамлаган Илүзә Солтанова илкүләм чемпионатта катнашып, «Лаборатор медицина анализы» компетенциясендә беренче урынга лаек булды.

– Мин быел Казан медицина көллиятен тәмамладым. Өченче курста укыганда миңа WorldSkills чемпионатының көллият эчендәге этабында катнашырга тәкъдим иттеләр. Мин берсүзсез ризалаштым, чөнки 2019 елда WorldSkills чемпионатында волонтер булган идем, биредәге атмосфераны, хис-кичерешләрне үземдә кичерәсем килде. Көллият эчендәге этапта мин 12 катнашучы арасында 2нче урынны яуладым һәм төбәк этабына чыктым. Бер айдан бездә төбәк этабы булды һәм мин анда өченче урынны яуладым. WorldSkills кагыйдәләре буенча милли этапка беренче  һәм икенче урыннарны алган катнашучылар гына үтә  ала, әмма икенче урынны яулаган катнашучы ярышларда катнашудан баш тартты һәм шуңа күрә аның урынына миңа катнашырга тәкъдим иттеләр, – дип сөйли Илүзә.

Тик сайлап алу ярышлары алдыннан кызларга бары  бер генә кеше катнаша алуы турында әйтәләр. Имтихан тапшыргач, Илүзәнең нәтиҗәләре яхшы дип табыла. 

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты тарихында финал ярышлары быел беренче тапкыр дистанцион форматта узды. Пандемия сәбәпле, катнашучылар һәрберсе үз төбәгендә медаль өчен көрәште. Ярышлар көллиятләр һәм компетенцияләр үзәкләре мәйданчыкларында узды.

– Безнең чемпионат көллияттә узды, шуңа да миңа хәтта үз диварларым да ярдәм итте, гәрчә камера алдында чыгыш ясау авыр булса да. Минем компетенция буенча 16 төбәк ярышты. Җиңүгә бөтен мөмкинлекләр дә бар иде, чөнки мине көллиятнең иң яхшы укытучылары әзерләде. Җәй буе иртәдән кичкә кадәр барган шөгыльләр вакытында мөгаллимнәр мине һәр ситуациягә әзер булырга өйрәтте. Шулай ук безнең белән психологлар да эшләде. Алдан биремнәрне белмәү, бераз каушатса да, миңа ышанучылар, минем өчен ныклы терәк булганнар ярдәме белән җиңүгә булган ышанычым беркайчан да сүнмәде. Барлык укытучыларыма, бигрәк тә гаиләмә минем белән булганнары, ярдәмнәре, төпле киңәшләре өчен бик рәхмәтлемен. Әгәр дә аларның ярдәме булмаса, мин андый биеклекләргә ирешә алмас идем, – ди Илүзә Солтанова.

Бүген исә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Татарстан командасы составында Балтач кызы булуы Илүзәнең гаиләсе өчен генә түгел, барлык Балтач халкы өчен зур горурлык.

Фото: шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү медаль