Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ИМБИР ӨЙДӘ ҮСӘ

Кояшлы урын кирәк

Имбирне өйдә үстерергә мөмкин, ул кибеттәгедән хуш ислерәк, файдалырак та булачак.

Моның өчен нык, киселмәгән, күзләре күбрәк булган имбир тамыры сатып алырга кирәк. Өйдә аны “Эпин” яки “Циркон” кебек стимулятор кушылган яисә алоэ согы тамызылган суда 2-3 тәүлек үрдерергә һәм чүлмәккә утыртырга. Имбирнең тамырлары өстә генә, аңа биек булмаган, әмма киң чүлмәк кирәк. Имбир өчен 1:1 исәбеннән уңдырышлы туфрак, черемә һәм ком катнашмасы әзерли аласыз. Туфракны көпшәкләндерү өчен, агроперлит кушарга ярый. Тамырны 2 см гына туфрак белән күмдерергә кирәк.

Имбиргә кояшлы урын кирәк. Кыш-язын өйдә торса, җәен бакчага чыгарыгыз. Имбир саф һава ярата, анда тагын да яхшырак үсәчәк. Тамырлары 7-9 айда казырлык була, ягъни гыйнварда утыртканда, август азагы-сентябрьдә уңышын җыя аласыз. Тамыры өлгергәнен кыяклары саргаю, коруга карап белеп була.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имбирь