Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җимерелгән шахтада... 17 ел яшәгән

17 елдан соң аны янә эшкәртә башларга булалар һәм бер коридорда тере кеше табалар.

Кытайда 17 ел буена җимерелгән шахтада яшәп исән калган кеше табылган.

Үткән гасыр ахырында илнең Синьцзян провинциясендә 7,8 магнитудалы җир тетрәү вакытында шакта тоннельләре җимерелә һәм андагы 118 кеше һәлак була. Шуннан соң шахта ябыла.

17 елдан соң аны янә эшкәртә башларга булалар һәм бер коридорда тере кеше табалар.

Ул 59 яшьлек Чан Вей булып чыга. Шахтер биредә җимерелмичә калган вентиляция каналы янында яши. Башта гадәттән тыш хәлләр өчен калдырылган дөге һәм су запасларыннан файдалана. Соңыннан комаклар тотып ашый, биредәге мүкне чәйни.

Озак еллар җимереклекләр астында җан саклап та яшәүгә өметен өзмәгән көчле рухлы бу кешедән үрнәк алырлык, дип яза Кызыл таң.

Фото: "ТАСС" агентлыгыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш