Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иң яхшы фотолар ясаган катнашучы 5 мең сум алачак

Татарстандагы һәм республикадан читтәге татар авылларының фотоархивын булдырырга ниятлиләр.

Бу максаттан «Безнең авыл» дигән фотобәйге уйлап табылган. Һәр теләгән кеше үз авылын, андагы тарихи объектларны, истәлекле урыннарны, халыкның көнкүрешен фотога төшереп, конкурска юллый ала. Җиңүчеләргә кечкенә генә акчалата бүләкләр дә каралган.

Бәйгене «Миллиард.Татар» редакциясе, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә уздырырга карар кылган. Оештыручылар сүзләренчә, алар «Яндекс Карты» һәм «2ГИС» кебек сервистарда татар авылларының фотолары бик аз күләмдә тәкъдим ителүенә игътибар иткән. Халык ярдәме белән бу бушлыкны тутырырга булганнар.

ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов сүзләренә караганда, «Татар авылы» фотобәйгесе Татарстан авылларында һәм республикадан читтә яшәүчеләргә үзләре кызыклы дип санаган күренешләр белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, республиканың бай тарихи-мәдәни мирасы турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк. 

–  Бу төрле архитектура һәйкәлләре, мәдәни, гражданлык сәнәгате, танылган шәхесләр белән бәйле мемориаль урыннар, һәм төрле географик объектлар булырга. Бүген бу мәгълъматларны визуаль системалаштырырга кирәк, – ди Салихов.

Иң яхшы фотолар ясаган катнашучы 5 мең сум алачак. Икенче урынны яулаучыга 3 мең сум каралган. Өченче урын өчен 1,5 мең сум белән бүләкләнәчәк. Бүләкне иң яхшы видео төшерүчегә дә тапшырачаклар – ул «акыллы колонка» иясе булачак.

Конкурсның тулы шартлары белән «Миллиард.Татар» сайтында урын алган нигезләмәдә https://milliard.tatar/news/polozenie-vserossiiskogo-konkursa-fotografii-beznen-avyl-mir-tatarskoi-derevni-5947  танышырга мөмкин.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев