Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Интернет «алдарлары»

Бүгенге заман кешесен интернет челтәреннән башка күз алдына китерүе кыен. Инде күбебез аныӊ колына да әверелдек, дисәк тә буладыр.

Колакка кайвакыт шалтырамаган телефон тавышы ишетелә, кесәдә СМС хәбәр килгәндәй, нәрсәдер кыштырдаган була, ә инде юлга чыкканда телефон өйдә кала икән, дөнья бетә, еракка китмәгән булсак, тизрәк телефонны алыр өчен кире борылабыз. Бер яктан караганда, дөрестән дә кәрәзле телефон, аӊа ялганган интернет бик уӊайлы. Иртә баштан әти-әни читтә яшәүче балаларыныӊ, туганнарыныӊ хәлен белешә, юлдагыларныӊ кайда икәнлеген белеп тора, яшен тизлегендә хәбәрләр ирешелә, акча түләп була, хезмәт күрсәтелә. .. Әмма шуныӊ белән бергә, интернет челтәре безнеӊ өчен бик күп кенә тозак та әзерләп куйган икән.

Бүгенге көндә, интернет челтәре аша зур күләмдә сату-алу бара, әлбәттә, мондый җирдә бере-береӊне алдау, булмаган товарга акча алу, кирәкмәгән товар җибәрү фактлары еш булып тора. Бу төр алдалау бигрәк тә интернет-кибетләр аша киӊ таралган. Челтәргә кереп, эзләүдән ниндидер товар кирәклеген сорап төймәгә басуга, товар тәкъдим итүче йөзләгән кибет барлыкка килә. Бәяләре дә бик арзан шикелле. Әмма, дөреслектә, бу товар бармы, юкмы, моны беркем дә белми. Узган ел бер танышым Мәскәү каласыннан җүн генә бәягә телефон алмакчы була: рекламасы бар, җитмәсә сатучы оешма «ООО», ягъни җаваплылыгы чикләнгән булса да, оешма. Телефоны күрсәтелгән, шалтыраткач, әйбәтләп сөйләшәләр. Акчаны алдан түләп куйганчы, электрон ящик аша хатлар да алышалар. Акча күчерүгә, акча керде, товар Сезгә китте, дип хәбәр дә килә… Әмма, шуныӊ белән эз югала, телефон эндәшми. Дөрес, бер-ике атнадан телефонны алалар һәм бу телефонныӊ метро янында урнашкан телефон-автомат икәнлеге билгеле була. Телефоннан җавап бирүче апа, Сезне алдаганнар, Сездәй шалтыратучылар күп, бу турыда җирле полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз, алар җинаять эше ачырга мөмкиннәр, ди. Алдарлар, телефон линиясенә кереп, номерга ялганганнар һәм шунын аша күпме сатып алучыларныӊ башларын бутаганнар. Ә инде мөрәҗәгать итүгә килгәндә, танышым, «10 меӊ сум акча өчен, кешегә фаш булып, үзеӊнеӊ дурак икәнеӊне белгертү нигә кирәк», дип полиция бүгенә бармады. Ил буенча санап карасак, күпмегә җыела икән мондый кармакка эләккәннәр?

Күптән түгел, Зәй шәһәрендә яшәүче Богданов, социаль челтәрдә «Алена Романова» аккаунтын булдырып, хәрби киемнәр сатам, дип кибет ача. Төрле фотолар белән бизәлгән һәм бәяләре арзан бу сайт тиз арада сатып алучыларны үзенә җәлеп итә. Танышыннан банк картасыныӊ номерларын алып, товар өчен кергән акчаны шуӊа юнәлтә. Акча күчерүчеләргә, форма тегелә, заказ җибәрелә яисә ул юлда, дип ялган хәбәр биреп тора да, бераздан бөтенләй хәбәргә чыкмый. Шулай итеп, 8 кеше аныӊ кармагына эләгә. Бу турыда полиция хезмәткәрләре эш кузгатып, аныӊ очына чыгалар, алдакчы тотыла һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.

Ә инде, хөрмәтле райондашларыбыз, мондый тозакка эләкмәс өчен бик тә игътибарлы булырга кирәк, ә инде зыян күрсәгез, хокук саклау органнарына кичекмәстән мөрәҗәгать итүегез сорала.

Фәрит Шәрифуллин,

Балтач район

прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар