Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Интернеттагы мошенниклардан саклану өчен киңәшләр

Он-лайн рәвештә теге яки бу товарны сатып алганда, сыйфатсыз продукция алмас, яки акчагызны җилгә очырмас өчен шушы пунктларга игътибар итәргә кирәк:

1. Товарның бәясе бик арзан булуы. Гадәттә, мошенниклар үз продукцияләрне базар бәясеннән шактый түбәнгә сата, акция, распродажалар оештыра.

2. Товар бәясен алдан түләп кую. Закон буенча бәяне сатып алучы товарны кулга алгач кына түләргә тиеш.

3. Курьер хезмәтенең булмавы яки товарны складтан килеп алу мөмкинлеге булдырылмавы.

4. Элемтә өчен мәгълүматлар бирелмәве, яки сатучы турында мәгълүмат булмавы. Гадәттә, сатучы турында бөтен мәгълүматны белергә кирәк, сатучы, товарлар турында бәяләмәләр (отзыв) да уку комачау итмәс.

5. Кибетнең бернинди"тарихы" язылмавы.
6. Товарлар турында мәгълүмат биргәндә, җитешсезлекләр булу, сатыла торган продукциянең дөреслеккә туры килмәве.

7. Сатучының яки менеджерның артык үзсүзле булуы. Чыннан да, сатучының һаман үз дигәнендә торуы тикмәгә генә түгел.

8. Сатучының үз паспорт мәгълүматларын җибәрүе. Мондый адымга шулай ук ышанырга кирәкми. Бүгенге көндә паспорт мәгълүматларын үзгәртү, яки башка кеше фотографиясен кую берни тормый. (Чыганак: Интертат.ру)

Фото: dp.vgorode

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250