Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йомырка бәясе тагын 1,5 процентка төште

Тавык йомыркасы бәясе кабат төште.

Татарстанда тавык йомыркасы бәясе кабат төште. Бу атнада ул 1,51 процентка, ягъни дистәсе 126,76 сумга кадәр арзанайды. 

Башка азык-төлек товарларына да бәя төште. Ит продукциясе арасында сыер ите, дуңгыз ите, сосиска һәм сарделька, пешкән колбаса, ә сөт продукциясе арасында майлылыгы 2,5-3,2 процентлы сөт, каймак, каты сырлар һәм балалар өчен коры сөт катнашмаларының да бераз бәяләре арзанайды.

Яшелчәләрдән кәбестә бәясе 5,19 процентка артты, хәзер килограммы 31,05 сум тора. Суган (1 кг — 34,7 сум), банан (151,22 сум) һәм кызыл чөгендер (33,79) бәяләре якынча 2,5 процентка артты. Кишер (1,24 процентка, 36,18 сумга кадәр), кыяр (0,8 процент, 234,12 сум) һәм помидор (0,14 сум, 239,71 сум), киресенчә, арзанайды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йомырка