Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ипи ашап... үлгәннәр

Таҗикстанда тоткынлыктагы 120 ирне һәм 8 хатынны өч машинада Худжанд һәм Истаравшан шәһәрләреннән илнең көньягындагы колонияләргә озатканда гадәттән тыш хәл булган.

Машиналар юлда 6 тапкыр туктаган. Душанбе шәһәренә җитеп килгәндә тоткыннарның берсе 16 кешегә өч буханка икмәк биргән. Бераздан аларның барысының да хәле начарая: күңелләре болгана, башлары әйләнә. Машина холык төзәтү учреждениесенә килеп җитүгә 16сы да һушын югалтып егыла.

Табиблар агуланган тоткыннарның икесен генә коткарып кала. Генераль прокуратурага сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итүенчә, икмәк, эсседә саклау шартлары бозылу сәбәпле, хәвефле күгәрек гөмбәчек белән зарарланган була, дип яза Кызыл таң.

Фото: Г.Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе