Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иптәшләрен коткарабыз дип 7 бала батып үлгән

Суга егылган дусларына ярдәм итәргә теләгән 7 мәктәп укучысы батып үлгән.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Туннань өязенең Мисьнь торак пунктында  Фуцзян елгасы буасында кемдер  бата дигән хәбәрне алгач та властьлар коткару эшләре оештырган. Анда барлыгы 200дән артык кеше катнашкан, әмма балаларны коткарып булмаган. Суда 8 балигъ булмаган балалар гәүдәләре табылган.

Билгеле мәгълүматлар буенча, балалар башлангыч мәктәптә укыган. Буа янында уйнаганда бер малай абына да суга егылып төшә, калган җидесе аңа ярдәм итмәкче була, әмма алар да судан чыга алмый, дип яза Өмет.

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән суга бату